Архитектор: Халык мондагы матурлыкны саклар дип уйлаган идем… Йөрәк нык әрни

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркындагы скульптуралар чатный-кителә башлаган, яшүсмерләрнең шагыйрь бюсте урнашкан күтәренке мәйданда самокат, велосипед, скейтбордта йөрүе нәтиҗәсендә, андагы плитәләр ватыла.

Шәһәр җитәкчелеге әлеге мәсьәләгә игътибар итә, ләкин аның халык ягыннан күбрәк булуы таләп ителә. Парк проектының авторы, архитектор Фирдәвис Ханов моңа аеруча борчыла.

“Бу проект каршылыклар аша тормышка ашты. Халык яратып кабул итәр, мондагы матурлыкны саклар дип уйлаган идем, чынлыкта биш ел эчендә скульптуралар ярым җимерек хәлгә килде. Йөрәк нык әрни. Югыйсә, барысы да шәһәр халкы өчен башкарылды бит”, — ди ул.

http://


Фикер өстәү