Миннур Шәмсетдинов: «Бер эшеңне күрсәтсәң, кеше сиңа ышана»

Ул туып үскән нигезен бернинди затлы йортларга да алыштырмас иде. Әти-әнисен ташлап китүне күз алдына да китерә алмый. Якын кешеләре өчен генә түгел, авылы өчен дә янып яши  Миннур Шәмсетдинов. Питрәч районының Чыты авылында әле бәйрәм ясыйлар, әле бер авылдашларын туган көне белән котлыйлар, әле өмәгә җыелалар.

– Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга китсәм дә, кабат авылыма кайтасымны белә идем. Башта техникумда юристлыкка укыдым. Тик ул һөнәргә күңелем ятмады. Мәдәният өлкәсендә эшлисем килде. Яңадан укырга туры килде. Җитмәсә, авылның мәдәният йортына да кеше кирәк иде. Башта 9 ел сәнгать   җитәкче булып эшләдем, инде 6 елдан артык мәдәният йорты директоры, – ди Миннур.

Чыты авылында 473 кеше яши. Авыл гөрләп тора. Ике кибетләре, 9 еллык мәктәпләре бар. Читтә яшәүче якташлары да авылга эзне суытмый, туган якларын кайгыртып торалар икән. Миннур авылдашлары өчен социаль челтәрләрдә махсус төркемнәр ясаган. Барлык ниятләр шуннан башлана.

– Ватсаптагы төркем – әйбәт нәрсә ул. Башта ук барысын да кисәтеп куйдым – теләсә нәрсә язасы түгел. Максатым – читтә яшәүчеләргә авыл тормышын җиткерү. Кайчак урамнарын төшереп куям. И сөенәләр инде. Балачакка кайткан кебек булдык, диләр. Аларны сөендереп, үземә рәхәтлек алам. Әле менә 2019 елда Авыл көне уздырдык. 10 – 20шәр ел күрешмәгән авылдашлар очрашты. Башта эшкә алындым да, аннары барып чыкмаса нишләрмен, дим. Бәйрәм ясаганда акчасы да кирәк бит. Машинага дип җыйган акчам бар иде. Кешедән сорарга уңайсыз. Әгәр иганәче тапмасам, шуны тотармын дип уйладым. Алай булып чыкмады. Халык үзе акча тәкъдим итә башлады, – ди Миннур.

Бер эшеңне күрсәтсәң, кеше сиңа ышана. Миннур да шулай ди.

– Авылдашларым белән уртак телне тиз таптык. Каяндыр китереп биргәннәрен көтеп тормыйбыз, акча җыябыз да нидер эшләп куябыз. Иң беренче эшне дус егет белән башкардык. Мәчет идәнен алыштырдык. Әби-бабайлар туңмасын, дидек. Әле менә зират коймасының бер ягын яңарттык. 200 мең сум акча җыелган иде. Яз көне икенче ягына тотынырга дип торабыз. Авылдашларга рәхмәт. Кемдер 1 мең сала, кайберәүләр 3 меңен кызганмый. Читтәгеләр, авыл гына яшәсен дип, 10ар мең дә җибәрә. Бердәм безнең халык, – ди ул.

Миннур күптән түгел өйләнеп тә куйды. Питрәчтә яшәүче сөйгәне авылга күчеп кайтты. Төп йортта матур гына яшәп ятулары. Бәби дә көтәләр. Яшьләр эшкә иртән китә, кич кайта икән. Менә шул чакта әти-әниле тормышка сөенеп туя алмыйлар. Җылы, ризыклы өйгә кайталар бит. Миннур мәдәният йорты өчен дә бик тырыша. Районда иң беренчеләрдән булып үзләренә бильярд кайтарта. Район башлыгы Илһам Кашаповтан гармун сорап алган. Башлыкның кулы җиңел була, шуннан соң клубка тагын 10лап уен коралы бирәләр. Авылдашлары ярдәм итә. Кемдер баян, кемдер тальян, аккордеон да бирүче табыла. Әле менә спектакль куярга әзерләнеп йөриләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү