Тинчурин театры көзге каникулда балалар өчен мастер-класс һәм квест үткәрәчәк

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары өчен,  кызыклы программа тәкъдим итә. Көзге каникул көннәрендә балалар өчен спектакль, мастер-класс һәм квест үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

3 ноябрьдә «Шүрәле-online» спектакле була. Тамаша 12.00 сәгатьтә башлана.

4 ноябрьдә, 11:00 сәгатьтә «Сәхнә артында» мастер-класс оештырыла.

5 ноябрь 11:00 сәгатьтә «Go!» квест башлана.

 


Фикер өстәү