Югары уку йортлары дистанцион укытуга күчә, мәктәп укучыларының көзге каникулы озайтыла

Башкортстанда югары уку йортлары дистанцион укытуга күчә. Әлеге карар бүген җирле хөкүмәтнең оператив җыелышы вакытында кабул ителгән.

Республиканың фән һәм мәгариф министры Айбулат Хажин әйтүенчә, югары уку йортларында тәүлек саен 30-50 коронавирус йоктыру очрагы теркәлә. ВУЗның чыгарылыш алды елы укучылары дистанцион рәвештә укый, ә университетның чыгарылыш студентларына карата курсның спецификасына бәйле рәвештә карар кабул ителәчәк.

Көллият һәм техникум укучылар читтән укуга күчмәячәк. Ә мәктәп укучыларының каникуллары 9 ноябрьгә кадәр озайтылган. Авырулар кимемәгән очракта 6-11 сыйныф укучыларын дистанцион укытуга күчү турында да сүз бара.


Фикер өстәү