Сырхауханәләрдә авыруларны кабул итү вакытының яңа нормалары билгеләнгән

Инфекционист поликлиникага күренергә килгән сырхауга – 20 минут, онколог – 23 минут, пульмонолог һәм хирург – 26 шар минут, фтизиатр – 35 минут вакытын багышларга тиеш.

Чирләп түгел, ә профилактика максатында килүчеләрне кабул итү вакыты, табиб белгечлегенә карап,  10-40 процентка кими. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы үзенең яңа боерыгы белән әнә шундый нормативлар билгеләгән. Документта югарыда телгә алып үтелгән биш юнәлеш буенча белгеч-табибларны кабул итү вакытының нормалары күрсәтелгән.

Әмма министрлыкта аңлатып үтүләренчә, бу нормативлар, кирәк булганда, табибның сырхауны кабул итү вакытын арттырырга хокуксыз түгеллеген аңлатмый. Биредә сүз табибларга хезмәт хакы түләүне планлаштыру өчен “уртача” норма турында бара.


Фикер өстәү