Филүс Каһиров: «Быел сәламәтлекнең иң кадерле бүләк булуын аңладым»

Бүген аның туган көне. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировны әйтүебез. Игътибарга рәхмәтле булып, сәламәтлекнең мәгънәсен аңлап каршы алам бу көнне, ди җырчы.

– Тагын бер яшькә “үсеп” китсәм дә, борчылмыйм. Әле картлык турында уйлана торган яшь түгел бит. Гомумән, күңелем белән балалыкта калганмын бугай. Ләкин быел иң зур теләкнең – сәламәтлек икәнен аңладым. Ходай Тәгалә барыбызга да саулык булмаса, бар да тукталачагын аңлатты.

– Ничек бәйрәм итәргә җыенасың?

– Өйдә, иң якын кешеләрем – гаиләм белән каршы алырга җыенам. Пандемия вакытында әллә кайларда йөрисе килми. Бу көннәрдә әнкәйне хастаханәдән алып чыктым. Аягына операция булды. Аның иммунитет нык түгел бит инде, шуңа күрә саклану хәерлерәк булыр.

– Синең өчен бәхет нәрсә ул?

– Үземнең, якыннарымның сәламәт булуы, күңел тынычлыгы, заманында олпат шәхесләрнең хәер фатихасын алып калу.

– Илһам Шакировның иҗатыңа бәя биргәне булдымы?

– Бәхет бит ул кечкенә шатлыкларның тупланмасы. Илһам абыйның заманында тавышыма, иҗатыма бәя бирүе – әйтеп бетергесез шатлык булды. Энем, җырның мәгънәсен тоеп җырла, дип әйкән иде. Ә аларны күбрәк җырлаган саен, тирәнрәк аңлый барасың. Бүген классик әсәрләрне, ретро җырларны, халык җырларын башкаручыларны саный китсәң, бер кулның бармаклары да җитә. Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Фердинант Сәлахов, Зөхрә Сәхәбиева, Зөхрә Шәрифуллина кебек профессиональ эстрада сәнгатен алып барган җырчыларның дәвамчылары булырга тиештер бит инде? Минем шушы җаваплылыкны үз өстемә алып, бу традицияне киләсе буынга да тапшырасым килә. Өстеңә шундый бурыч алгансың икән, аны ахыргача җиткерергә кирәк. Әлбәттә, бөтен проблемаларны берүзең хәл итү җиңел түгел. Ләкин мин беркайчан да җиңел юл сайламадым. Әгәр иртәдән кичкә кадәр эш белән мавыгам икән, шатланам гына. Эш булмыйча диванда кырын ятып телевизор карау – ун тапкыр авыррак.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү