Музей җитәкчесе Фәридә Мортазина Державин турында: «Ике класс гимназия белеме белән губернатор, юстиция министры булган зат  бит ул!»

Державин исемендәге Лаеш төбәк музее җитәкчесе Фәридә Мортазинаны якыннары үз итеп, волонтер, дип йөртәләр. Чөнки нәкъ менә ул район музеенда Гавриил Державин күргәзмәсен оештырып җибәрә, Татарстанга әлеге шәхескә кагылышлы бик күп мәгълүматларны алып кайта һәм заманында Державин исемендәге халыкара фәнни-гамәли конференцияне оештыручыларның берсе була. «Татар өчен «юк» дигән сүз юк, тотынгансың икән, эшеңне берәгәйле итеп башкар», – ди ул үзе һәм кылган гамәлләре хакында.

:: Фәридә Гафиулловна, Державин темасы белән ничек кызыксынып киттегез?

– Мин – беренче белемем буенча математика укытучысы, бер караганда Державин мине кызыксындырмаска тиеш кебек иде. Фәкать 1996 елда, музейда эшли башлагач кына, Лаешның ул вакыттагы башлыгы Анатолий Демидов тәкъдиме белән үзем өчен Державин   дөньясын ачтым. Гаҗәеп бай, үзгә бер дөнья иде ул. Бер елдан музейда бер стенд ясап куйдык. Ясавын ясадык, әмма күреп торам ич инде, әллә ни бай экспозиция килеп чыкмады. Миңа бу җәһәттән музей белгечләре Светлана Измайлова, Елена Карташова ярдәмгә килде. Алар юлын күрсәткәч, җиң сызганып, язучының иҗатын барлау һәм туплау эшенә керештем. 2000 елда, шул рәвешле Санкт-Петербургка архивларда эшләргә бардым. Чөнки безнең Милли архивта Державинга кагылышлы материаллар бик аз иде. Петербург архивларында исә язучының кулъязмалары күчермәләрен алдым, биографиясенә кайбер ачыклык­лар кертелде. Шактый материаллар туплангач, 2001 елда Державинга багышланган күргәзмә оештырдык. Анда язу­чының туганнан алып гомер азагынача мәгълүматны эзлекле рәвештә яктыртырга мөмкинлек туды.

:: Державин татар җырларын туплаган дигән сүзләр йөри, бу дөресме?

– Чыннан да, Россия милли архивының кулъязмалар бүлегендә, 96 нчы «эш»тә татарчадан русчага тәрҗемә ителгән җыр­ларга тап булдым. Барысы бергә дүрт бит иде ул. Ләкин Державинның үз кулы белән түгел, писарь кулы белән язылган. Шунысы кызык: бу җырлар галимнәрдә, эзләнүчеләрдә әллә ни кызыксыну уятмаган булса кирәк. Аны 1966 елда – Мос­тафин, 2000 елда мин караганмын. Башка кызыксынучылар булмаган. Җырлар башта татар телендә, аннары Державинның урысчага тәрҗемәсе бирелгән. Димәк, галим татар фольклоры белән кызыксынган һәм аларны тупларга тырышкан. Миннән еш кына, нигә ул шәхес белән шулкадәр кызыксынасың, ул безгә ни өчен кирәк, дип тә сорыйлар. Мин исә аны бөтен кешегә талант, тырышлык һәм максатчанлык үрнәге итеп куям. Ике класс гимназия белеме белән Карелия губерниясендә – беренче, Тамбовта җиденче губернатор, «Тамбов хәбәрләре» газетасын оештыручы, коммерция лигасы президенты, 21 нче генерал-прокурор, Россиянең беренче юстиция министры булган зат бит ул! Ә иҗат куәсе нинди! Я, әйтеп карагыз, кем әле үз мөмкинлекләрен шул дәрәҗәдә ача һәм тормышта файдалана алган?

:: Татарстанга һәм татарга карата эшләгән эшләрен дә барлыйк әле.

– Гавриил Державин 1782 елда Екатерина IIгә багышлап ода яза һәм шунда үзенең шәҗәрәсен, морза Ибраһим нәселеннән чыкканын искәртә. Аларның нәсел гербында да ярымай белән урак сурәте ясалган була. Димәк, бу нәселнең башы Алтын Урда чорына барып тоташа. Кыскача тарихын искә алсак, аның ерак бабасы Ибраһим Василий Темный тарафыннан чукындырыла һәм Илья дигән исем бирелә. Аның балаларының берсе – Дмитрий Нарбекның олы улы Алексей исемле, кушаматы Держава була. Державиннар шуннан китә. Без аны бары тик Пушкин иҗаты аша гына беләбез. Чөнки совет заманы чорында ул патшага ода язучы, патша хезмәтчесе буларак кына телгә алына. Шунысы билгеле: Державин Пугачев восстаниесе вакытында Казанга берничә мәртәбә кайта. Аннан соң бит ул әле – рус әдәбияты җәмгыяте (Общество отечественной словесности) әгъзасы да. Кыскасы, Державинның шәхесен Казанда таныйлар һәм хөрмәтлиләр. Аңа һәйкәл дә иң беренче Казанда урнаштырыла.       1816 елның 5 августында Державинның үлем хәбәре Казанга килеп җитә һәм шул вакытта ук һәйкәл кую турында сүз чыга. 1929-1831 елларда бөтен Россия буйлап шушы һәйкәл өчен халыктан акча җыела. Һәйкәлгә император университетының (хәзерге КФУ) анатомик театры янында урын тәгаенләнә. Ниһаять, 1847 елда һәйкәл куела. Әлеге сынның гомере озын булмый, 1871 елда аны элеккеге Театральный, хәзерге Ирек мәйданына күчерәләр. Ә инде Опера театры проекты эшләнгәч, бакыр бабайны юк итәргә карар кылалар. Материалын исә трамвай юллары төзелешендә файдаланалар. Милли музейда һәйкәлнең нибары бер фрагменты гына сакланып калган. Шактый еллар узгач, сынчы Мәхмүт Гасыймов, открыткалардагы сурәтләрдән файдаланып, Лядской бакчасына элеккеге һәйкәлнең күчермәсен ясады. Шушы фактлар ачылган саен, миндә кызыксыну арта гына барды. Башта тулы күләмдә өйрәндем, хәзер исә Державинны Казан ягына бәйләп өйрәнәм. Кем соң ул безгә, дисез, ә бит 1943 елда, каты сугышлар барган заманда да Державинның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәләр. Офицерларга һәм солдатларга Державин шигырьләреннән торган китаплар тараталар. Әлеге китап Сара­тов­та басылган була.

:: Музейда иң кадерле ядкәр нинди?

– Аның шәхси әйберләре Милли музейда һәм Лобачевский исемендәге китапханәдә саклана иде. Әлеге китапханәдә аның автографы белән берничә китап бар. Лаеш музее исә ХХ гасырда оешты һәм анда шәхси әйберләр булырга мөмкин түгел, билгеле. Райондагы Сокуры авылы тирәсендәге алпавыт биләмәсендә дә аның шәхси әйберләре юк, чөнки анда эшне идарәчеләре алып барган, ул кайтып йөрмәгән. Державино авылы да язу­чының үзенеке түгел, ерак бабасының агасы Григорийныкы икәнлеге ачыкланды. Бу хакта архивлардан тиешле документларны да алып кайттым. Гавриил Державинның биләмәсе Оренбург өлкәсендәге Державино авылында булып чыкты. Шулай да Татарстанда Державинга кагылышлы авыл бар. Аның әнисе Фекла Андреевна Сокуры авылы тирәсендә вакытыннан алда бәбили. Державин – чыннан да, җитлекмичә туган бала. Менә шушы сабыйны ипи камырына төреп, җылы мичкә тыгалар. Сабый шулай исән кала. Без менә бу матур тарихны туристларга сөйлибез. Мәңгеләштерү эше исә һаман да дәвам итә. Ноябрь аенда аның исемендәге конференция үтәчәк. Ул беренче тапкыр 2002 елда Лаеш районында оештырылган иде. Үз вакытында аны биш кеше оештырып җибәрде. Аннан соң ул халыкара конференциягә әверелде. Шул рәвешле район премиясе республика дәрәҗәсендәге бүләккә әверелде. Ул юристларга һәм язу­чыларга бирелә. Конференция нәтиҗәсендә башкарылган эшләр дә шактыйга җыелды. Әйтик, әти-әнисе күмелгән кабернең кайдалыгы ачыкланды һәм шул урынга истәлек һәйкәле куелды. Ә инде истәлекле урыннар ишәйгәч, Державин туристик маршруты булдырылды.

:: Сезгә иң еш бирелгән сорау: Державин татарча белгәнме?

– Державин турындагы истәлекләрдә аны татарча аңлый дип язганнар. Ул берничә чыганакта шулай искәртелгән. Бу ышандыра, чөнки аның шигырьләрендә татарча сүзләр шактый очрый. Мин аны татар дип расларга тырышмыйм, нәсел-нәсәбе татарга барып тоташа дип әйтәм.

:: Музей туристлар арасында популярмы?

– Язучының шәхесе гап-гади район музеен үзәк музейлар белән тоташтырды. Без әдәби музейлар берләшмәсендә әгъза да булып торабыз һәм кул кушырып утыруны яратмыйбыз. Безгә форсат бирелгән икән, дөньяга Державин барлыгын, аның Казан белән бәйлелеген сөйләргә кирәк. Державинның мемориал маршруты халык арасында популяр. Ул районның Сокуры авылыннан башланып китә һәм берничә авылны биләп, Лаештагы музей белән тәмамлана.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү