Рөстәм Миңнеханов «Елисавета-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте» башлыгы белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Елисавета-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте» хәйрия фонды башлыгы Анна Громова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Республикабыз башкаласы «Император маршруты»ның төп пунктларының берсе һәм Елисавета-Сергиев укуларын уздыру урыны булуы куанычлы», — дип җиткерә Миңнехановның сүзләрен матбугат хезмәте.

Республика Президенты сүзләренчә, фондның шәфкатьлелек һәм хәйриячелек традицияләрен торгызуга, Ватаныбыз тарихын өйрәнүгә һәм гражданнарны патриотик тәрбияләүгә юнәлтелгән күркәм миссиясе бар. Громованың Татарстанга сәфәре мәдәни туризмны популярлаштырырга һәм патриотлык тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышаныч белдерде Миңнеханов.

Казанда XXIII Елисавета-Сергиев укулары һәм Романов йорты вәкилләренең күмәкләп сәяхәт итүенә багышланган регионара фәнни конференция үтә. Үткән елны Казан Романовлар гаиләсе хәтер урыннары буенча «Император маршруты» милли тарихи-мәдәни туристик проектының бер өлеше булды. Бу проектка 19 Россия регионы керде.


Фикер өстәү