Дүрт баласы янып үлгән вакытта әниләре — дустында, әтиләре Казанда эштә булган

Киров өлкәсендәге Ложкари авылында янгында дүрт баланың гомере өзелгән. Янгын вакытында әниләре ахирәтендә булган. Хәзер әни кеше кулга алынган һәм тикшерү эшләре бара.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, күпкатлы йорттагы фатирда чыккан янгында сигез айдан дүрт яшькә кадәрге дүрт малай һәлак булган.

Гаилә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә булган.
Соңгы вакытта гаиләгә ай саен социаль хезмәткәрләр килгәләп торган. Гаиләгә азык-төлекләтә һәм акчалата ярдәм даими күрсәтелеп торган.

1998 елгы гаилә башлыгы фаҗига көнне Казанда эштә булган.


Фикер өстәү