«Рубин» рәттән икенче җиңүен яулады

Алдагы атнада Санкт-Перебургта «Зенит»тан өстен чыккан Казан командасы бу юлы үз кырында «Арсенал»ны отты. Леонид Слуцкий командасы нинди футбол уйнарга кирәклеген аңлый башлады.

Көн яңгырлы булуга карамастан, «Ак барс-Арена»га җыелган тамашчы бу уенга килгәненә үкенмәгәндер, шәт. Футбол сөючеләргә 20 минут кына сабыр итәргә туры килде. Ул арада «Арсенал» берничә һөҗүм оештырырга тырышты, «Рубин» исә кунакларның йомшак ягын эзләде. Ә беренче уртасы якынлашканда Старфельт белән Деспотович рәттән ике туп кертеп, уенның язмышын хәл итеп куйды. Икенче тайм башында аларга Бакаев та кушылгач, «Арсенал» җанатарларының соңгы өмете юкка чыкты. Казан уенчылары бу матчта тамашачыны да сөендерде, үзләре дә уеннан ләззәт алды. Слуцкийның төп максаты әнә шуннан гыйбарәт. Бу матчның игътибарны җәлеп иткән кызыклы статистикасы бар: Казан командасы көндәш капкасына өч мәртәбә типкән һәм шуның барысы да голга әверелгән булып чыга. Дөрес, исәп тагын да зуррак булырга мөмкин иде. Әмма ахырга таба «Рубин» уенчылары кунакларны артыгын борчымады. Туп керткән уенчылар урынына башкалары чыккач бигрәк тә. Тула командасы исә шуннан файдаланып исәпне 3:1 ясый алды.

Матчның иң яхшы уенчысы дип грузин футболчысы Хвича Кварацхелияне таныдылар. Ул туп кертмәде, аның каравы, иптәшләренә ярдәм итте. Егетлеге белән дә истә калды. «Арсенал» капкасы янында егылгач, үзе хөкемдар янына килеп пенальти куймауны сорады. Гадәттә, мондый хәлләр бик сирәк була, уенчылар пенальтины арбитрлардан ялына-ялына үзләре сорый. Соңгы арада «Рубин» уенчылары арасында иң еш телгә алынган грузин егетенә бу вакыйга да яхшы реклама булды. Клуб җитәкчеләре каршы түгел. Әйтүләренә караганда, «Рубин» Кварацхелияне сатып, ким дигәндә 15-20 миллион евро акча эшләргә хыяллана. Шуннан азрак бәягә риза түгелләр. Казан клубы чемпионатны яхшы нәтиҗә белән тәмамлап, Европа ярышларына эләгә алса, уенчының хакы үзгәрергә дә мөмкин.

Дөрес, аңа кадәр кыш чыгасы бар әле. Әлеге матчтан соң Казан командасы турнир таблицасында сигезенче урынга урнашты. Беренчелек – ЦСКАда. Алдагы атнада лидер саналган «Спартак» исә үз кырында «Ростов»ка оттырды. Әлеге матчның төп вакыйгаларыннан берсе уен кырында Александр Кокорин белән Павел Мамаевның очрашуы булды. Соңгы тапкыр алар бер тупка 2018 елның көзендә типкән иде. Матчтан соң Мәскәүгә барып ни кыланганнарын футболдан ерак кешеләр дә белә. Кеше тукмап йөргәннәре өчен Россия җыелма командасы уенчыларын төрмәгә яптылар. Иреккә чыккач футболчылар яңа командаларда уйный башлады. Бу юлы гаугалы вакыйгалар турында хәбәр ишетелмәде.

Илнар ХӨСНУЛЛИН 

 

 

 


Фикер өстәү