Татарстанда бер ир хатынын үтердем дип уйлап, үзенә кул салган

Татарстан кешесе көнләшүдән хатынын буып үтердем дип уйлап, үзенә кул салган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү фикеренчә, октябрь азагында республиканың Кукмара районындагы бер авылда яшәүче 61 яшьлек ир көнләшүдән 53 яшьлек хатынын үткәргеч белән буып үтерергә маташкан. Хатынын үлгән, дип уйлаган ир-ат кызына шалтыратып, барысын да сөйләп биргән һәм үзенә кул салу уе турында хәбәр иткән.

Урынга килгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре хатынның әле исән булуын ачыклый. Зыян күрүчене хастаханәгә китерәләр, анда табиблар аның гомерен саклап кала ала. Хатынның ирен сарайда үзенә кул салган килеш — үле хәлдә табып алганнар.

«Кеше үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләргә бу хәлнең барлык шартларын да ачыкларга туры киләчәк.

 


Фикер өстәү