Соңгы 30 елда сум 40 мең тапкыр очсызланган: алда ни көтә?

Коронакризис шартларында Россиянең Үзәк банкы да акча басу узышында катнаша. Акча станоктан йөз миллиардлап һәм триллионлап коелып тора. Моның нәрсәгә китерәсе мәгълүм инде. Соңгы 30 елда сум 40 мең тапкыр очсызланган. Хәзер ул чагыштырмача бер кыса эчендә тора икән, моның сәбәбе гади: резерв валюталары тагын да зуррак тизлектә басыла.

Акча станогының кызу әйләнеше безгә бәяләр үсеше булып кайтаваз бирә. Акча басмас идең, бюджетта сәмән җитешми, дефицит көчле. Әмма Үзәк банк, турыдан-туры акча басып, бюджет казанына ыргыта алмый. Схема менә болай: башта финанс регуляторы яңа акчаны кредит итеп банкларга бирә, соңгылары шул акчага хөкүмәтнең әҗәт кәгазьләрен сатып ала. Хөкүмәт облигацияләре банкларга Үзәк банктан акча алганда залог булып хезмәт итә. Маховик гел шулай әйләнеп тора инде. Быел бюджетка 4,5 триллион сум акча җитешми. Менә шул җитешмәгән акчаны Финанс министрлыгы әҗәт кәгазьләрен банкларга сатып таба. Сентябрь аенда хөкүмәт 836 миллиард сумлык әҗәт кәгазе чыгарган, банклар шуның 730 миллиард сумын сатып алганнар. Саклык банкы 512 миллиард сумны облигациягә әйләндергән, ВТБ – 82 миллиард, Газпромбанк 84 миллиард сумны хөкүмәт кәгазьләренә алыштырган.

Банкларга акча физик һәм юридик затлардан керми икән инде. Киресенчә, алар банк хисапларын суыта. 83 миллиард сумны алганнар инде. Банкларга акчасызлык куркынычы яный башлаган. Афәттән котылу өчен, Үзәк банк 12 октябрь көнне 626 миллиард сум акча басып, банкларга таба залп белән аткан. Банклар тагын Үзәк банк депозитында саклана торган 300 миллиард сум үз акчаларын да алган. Триллион сумга якын җыелган акчаны федераль хөкүмәтнең әҗәт кәгазьләренә тыкканнар. 28 октябрь көнне банклар бу максатка соңгы акчаларын тоткан инде. Хәзер яңадан акча басу станогына күзләрен текәп торалар. Төпсез кисмәккә су ташуга охшаган бу уен, бәяләрне күтәреп, безнең кесәләрне чистарта да инде.

Милли байлык фондында акча бар барын. Хөкүмәт аны тотарга курка. Димәк, хәл киләчәктә тагын да кискенләшер дип уйлый. Путин хәзрәтләре сумның курсына игътибар итмәскә чакырды. Монысы инде – гади телгә күчергәч, резерв валюталары кыйммәтләнәчәк, сум очсызланачак дигән сүз. Әйе, чит ил банкларында акча саклаучылар курсның түбәнәюеннән ота гына. Кара халык игътибар итми кала алмый шул. Бөтен бәяләр доллар курсына бәйләнгән бит.

Россия соңгы унөч елда беренче тапкыр алтын запасын сата башлаган. Өченче квартал нәтиҗәләре буенча 400 мең унциялек алтын коелма сатуга чыгарылган. Шуңа карамастан, банклардан алтын тәңкә сатып алу мөмкин түгел диярлек, чөнки алтын эчке базарга түгел, экспортка китә.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү