Covid-19лы тормыш: өйдән уку булмый, бушлай дарулар бирелә, чикләүләрне санга сукмаучыларны җәза көтә

Республикада коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять катлаулы булса да, кабат карантин кертергә җыенмыйлар. Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәргә генә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый фикердә.

– Мәктәпләрдәге вазгыятьне контрольдә тотабыз. Хәл тотрыклы. Көзге каникул чорында мәктәп яны лагерьлары, мәдәни, спорт һәм яшьләр оешмалары эшләячәк, – диде Президент Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә. – Аларда инфекция таралуга китермәсен өчен, иминлекне кайгыртуга нигезләнгән санитария нормалары, шартлар үтәләчәк.  Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, республикада дистанцион укуга күчү планы юк һәм була да алмый.

Президент сүзләренә караганда, беренче чирек кирәкле барлык таләпләрне үтәп, укыту эшен оештыра алуыбызны раслады. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләвенчә, республикадагы мәгариф оешмаларында бу уку елы башыннан 32 мәктәп укучысы, 27 студент, 61 укытучы ковид белән авырган. Вакытында иминлек чаралары күрелгәнлектән, чир күмәк төс алмаган.

Республикада коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик вазгыять тотрыклы да, катлаулы да. Дәвалау оешмаларында хәл киеренке, әмма табиблар бөтен көчен биреп, кулдан килгәннең барысын да эшли. Соңгы айларда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонковтан да бу сүзләрне еш ишетәбез. Госпитальләр авырулар белән тулган. Алар туктаусыз эшли. Берәүләр чыгып китәргә дә өлгерми, урыннарына авыр хәлдәге башка сырхауларны китерәләр.

Сырхауханәләрдә чират кимеми. Ковид һәм вируслы пневмония белән авырган барлык хастаны да дәвалау оешмасына салу мөмкинлеге юк. Байтак кына сырхаулар өйдә дәвалана. Аларга табиб аерым схема буенча дарулар сатып алырга рецепт язып бирә.

Үткән атнада Россия Премьер-министры Михаил Мишустин өйдә амбулатор дәваланучыларга ярдәм йөзеннән даруларны бушлай бирергә дигән карар чыгарды. Аның өчен федераль казнадан 5 миллиард сум акча бүленгән. Бу эш ничек оештырылыр, бушлай дарулар исемлегенә нинди препаратлар керер? Дарулар бик күп ич. Пандемия чорында ковидтан дәвалау буенча 9 нчы версия эшләнде. Владимир Жаворонков, әлеге карарның ничек үтәләчәге һәм дарулар җибәрүне көйләү тәртибе хакында Мәскәүдән норматив документлар килгәч тәфсилләп сөйләячәген әйтте. «Кулда тиешле мәгълүмат булуга эшне башлап җибәрәчәкбез», – диде ул.

Узган тәүлектә коронавирус инфекциясен ачыклау өчен 6 800 кеше тест тапшырган. Тикшерүләргә нокта куючы төп үзәк – Республика Гигиена һәм эпидемиология үзәге. Әлеге эш белән 13 дәүләт медицина оешмасыннан тыш, 5 хосусый клиника да шөгыльләнә. Районнарда тамактан һәм борын куышлыгыннан алынган мазок анализын тикшерергә Казанга илтәләр. Нәтиҗәсе якынча дүрт-биш көннән әйләнеп кайта.
Мазок ковидлы сырхаулар белән бик якыннан аралашкан кешеләрдән дә алынырга тиеш.

Любовь Авдонина әйтүенчә, республикада ковидлы сырхаулар белән аралашкан 1174 кеше исәптә тора. Пандемия чорыннан башлап, вакытлыча күзәтү астына 19 мең кеше алынган. Әлеге идарә белгечләре халыкара аэропортларны да даими тикшереп тора. Бер тәүлек эчендә Төркиядән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 5 меңнән артык пассажир кайткан. Температурасы күтәрелеп, йогышлы вируслы чир белән авыручы кеше булмаган. Аэропортларда санитария карантин тикшерүләре гыйнвардан башлап үткәрелә башлады. Шул дәвердә югары температуралы 24 кеше ачыкланган. Алар өстәмә тикшеренү үтәргә озатылган. Бер кешедә дә вируслы чир табылмаган.

Роспотребнадзор хезмәткәрләре соңгы ике атнада санитария иминлеге үтәлешен кайгыртып, 1600 объектны тикшергән. Таләпләр күбрәк хуҗалык товарлары белән сәүдә итүче оешмаларда бозылган. Әлеге исемлектә җәмәгать туклануы, коммуналь хезмәт күрсәтү, азык-төлек белән сәүдә итү оешмалары, җәмәгать транспорты да бар. Тәртип бозучыларга административ җәза каралган.
Җәмәгать туклануы һәм күңел ачу чаралары оешмаларында эшчәнлек төнге 11дән иртәнге 6га кадәр тукталып тора. Узган атнада бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар чыкты. Карар 31 октябрьдән үз көченә керде. Аның үтәлешен 12 ведомство контрольдә тотачак икән. Таякның авыр башы Эчке эшләр министрлыгы җилкәсенә төшә.

Фәния Арсланова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү