Шуша кемнеке булыр?

Дөнья сәясәтенә соңгы көннәрдә АКШтагы якынлашып килүче президент сайлавы тон бирә. Американнар гына түгел, барлык дөнья җәмәгатьчелеге бу вакыйгага зур игътибар юнәлтә. «Доллар курсы нишләр, глобаль икътисад белән ниләр булыр?» дигән сораулар зур күпчелекне борчый.

Россиялеләргә килсәк, Трамп президент вакытта алар моңарчы булмаганча начар яшәде. Әмма Мәскәүдәге сәясәт элиталары барыбер җирән харизматикның икенче срокка калуын тели. Байден җиңсә, санкцияләр көчәер дигән курку бар. Трамп Россиягә яхшылык эшләмәде, билгеле, әмма зур начарлык та кылмады. Олигарх-президент янкиларны болай дип куркыта: Байден җиңсә, локдаун кертәчәк.

Грузиядә 31 октябрь көнне парламент сайлавы булып узды. Оппозиция аның нәтиҗәләрен танымыйча тавыш чыгарды. Молдовада президент сайлавы җиңүчене билгели алмады. 15 ноябрьдә икенче тур көтелә.

Дөнья вакыйгаларының кайнар өлеше Таулы Карабахта бара. Әрмән лидеры Пашинян, ачыргаланып, Путинга ярдәм сорап хат язды. Әзәрбайҗан президенты Алиев бу хатны, Ереванның җиңелүне тануы, дип белдерде. Чынлап та, сугыш театрында әрмәннәрнең хәле яман. Халыкара амнистия оешмасы аларны тыелган кассеталы бомбалар белән тыныч халыкка атуда гаеп­ләде. Нинди генә астыртын явызлык кылсалар да, хәрби хәрәкәтләр әрмәннәр файдасына бармый. Үткән пәнҗешәмбедә танылмаган Таулы Карабах республикасының «оброна министры» Араик Арутюнян әзәри көчләренең стратегик яктан әһәмиятле Шуша шәһәренә килеп җитүләрен белдерде. Шәһәрнең әһәмияте шунда: ул биеклектә урнашкан һәм Таулы Карабах башкаласы Степанакерт аннан уч төбендәгедәй күренеп тора. Теләсә нинди утлы коралдан атып, башкала урамнарын куркуда тотып була. Беренче Карабах сугышында нәкъ менә Шушаны алгач, әрмәннәр өстенлеккә ирешкән иде. Хәзер 1992 елгы вакыйгалар үзләренең кире ягы белән кабатланырга тора. Шушаны үз кулында тотучы вазгыятьне үз кулында тота дип санала. Шәһәрнең тарихи яктан әһәмияте дә зур дип исәплиләр. Аның «Карабах Иерусалимы» дигән исеме дә бар.

Соңгы көннәрдә сугышлар тагын бер стратегик әһәмиятле торак пункт – Лачин шәһәре янында да бара. Бу – әрмәннар тарафыннан беренче сугышта яулап алынган әзәри шәһәре. Лачин аша Әрмәнстан белән Таулы Карабахны тоташтыра торган юл үтә. Әрмән чигеннән ул 20 километр гына ераклыкта урнашкан. Шулай ук калкулыкта җәелгән шәһәрдә базлар-идән аслары юк. Әзәрбайҗан армиясе бу ике шәһәрне кире кайтарып алса, тоннель ахырында яктылык күренергә ихтимал. Сугыш бетүгә таба йөз тотарга мөмкин. Әмма моңа каршы торучы көчләр бик күп. Төбәк сугышы гына булган бу сугышны дөнья җәмәгатьчелеге тарихи борылыш буларак кабул итә. Вашингтон ягыннан Таулы Карабахка халыкара тынычлык урнаштыручы көчләр кертү тәкъдиме яңгырады. Ереван Россия кораллы көчләрен кертү ягында. Әмма Мәскәүнең төбәктә үз мәнфәгатьләре булуын исәпкә алсак, башка яклар моның белән килешмәс, билгеле. Төрек сүзе дә кискен яңгырый бит бу конфликтта.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: vestikavkaza.ru


Фикер өстәү