Шәҗәрәләрен барларга  теләп, архивка 2 меңнән артык  кеше мөрәҗәгать иткән

Быел үз шәҗәрәләрен барларга  теләп, архивка 2 меңнән артык  кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

– Шәҗәрә – безнең эшчәнлекнең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе. Дүрт ел дәвамында әлеге эшне ныклап алып барабыз. Былтыр шәҗәрә турында кызыксынып,  5 меңнән артык гариза кергән иде.  Берәр кешенең әтисе яки әнисе ягыннан шәҗәрә ясау 10-20 мең сумга төшә,  – диде ул.

Гөлнара Габрахманова архивта  метрика китапларын  дөрес итеп тәрҗемә итә белгән галимнәр эшләвен әйтте. “Нәсел шәҗәрәгезнең төгәл архив документларына нигезләнеп, дөрес тәрҗемә ителәчәген ышандырабыз. Безнең барлык төбәкләр, хәтта чит илләр белән дә килешүләребез бар. Мәсәлән, берничә тапкыр Төркиягә мөрәҗәгать иттек, Финляндия, АКШ буенча сораулар бар иде. Алар үз сорауларын безгә, ә без  аларга җибәрәбез”, – диде комитет рәисе.

Гөлнара Габдрахманова  журналистларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап уздырылган чаралар белән дә таныштырды. “Гаилә архивын тапшыр”, “Татарстан тормышының бер көне”, Студентлар арасында стипендия алу өчен фәнни эшләр конкурсы, “Татарстанның  иң яхшы архивчысы”, “Республикасы архивларына грант ярдәме алу”, “Гаилә тарихында гасыр кайтавазы”,  “Шәҗәрә бәйрәме”, “Архивта төн”, “Минем шәҗәрәм” …  Истәлекле датага багышлап,  нинди генә  бәйгеләр уздырылмаган. Әйтик, “Гаилә архивына тапшыр” бәйгесендә барлыгы 37  гаилә катнашкан. Беренче урынга Апастан Резеда Саләхова лаек булган. “Татарстанның иң яхшы архивчысы” бәйгесе архивчылар һөнәренең дәрәҗәсен үстерүне күздә тота. Конкурска барлыгы 28 гариза кабул иткәннәр. Беренче урынны  Биектаудан Евгения Денисова алган.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү