Гөлсирин Абдуллина: «7 айлык чагымнан әби белән бабай тәрбиясендә үстем»

Ак яулыклы, нурлы йөзле, җылы куллы әбиләр… Аларны кем генә яратмый икән? Кайчак «Инстаграм»да сөйкемле әбекәйләрне күрәсең дә, чын күңелдән сокланып, үз әбиеңнең җылы кочагын сагынып куясың. Менә шундый «йолдыз-әбекәй»ләрнең оныгы Гөлсирин Абдуллина  белән сөйләштек.

– Мин җиде айлык чагымнан ук әби белән бабай тәрбиясендә үстем. Әни миңа җиде ай чакта эшкә чыккан. Әби белән бабаемның кечкенәдән үк догалар өйрәтүен, мәчеткә алып баруын әле дә бик яхшы хәтерлим. «Нинди генә эшкә тотынсаң да, «Бисмилла»ңны әйтеп башла!», «Җырларга чыгар алдыннан, мин өйрәткән догаларны укы!» дигән киңәшләрен һаман да бирә әбием. Сәхнәгә чыккан саен шул догаларны укыйм. Әбием үзе бүген дә бик актив, Аллаһка шөкер. Өйдә дә, бакча тирәсендә дә җилдереп кенә йөри. «Үзеңә авырлык китермә, эшләмә», – дип сүксәң дә, тыңламый. Эш, хезмәт ярату каннарына сеңгән шул аларның. Оек-бияләйләр бәйли, шуларны кайткан саен диярлек безгә биреп җибәрә. Үзе кунакка яки концертка килсә, бөтен төркемебезгә өләшеп чыга. Концерты булмаса, безне һәрдаим телевизордан карый. Бер көн күрмәсә, шунда ук шалтырата. «Нишләп бүген күрсәтмәделәр сезне?» – дип аптырый. Ә сөенгәндә, их, нәкъ сабыйларча, чын күңелдән сөенә ул! Сәламәт кенә булсын! — ди Гөлсирин.


Фикер өстәү