Казанда танылган журналист Ранис Газизовны соңгы юлга озаттылар

«Юлдаш» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист Ранис Газизовны бүген соңгы юлга озаттылар.
Аңа майда 61 яшь тулган иде. Ул коронавирус йоктырганнан соң хәле начарланып, Республика клиник хастаханәсендә вафат булган.

Мәрхүмнең туганнары хушлашу мәрасимен тыйнак кына итеп уздырырга теләк белдергәнлектән, аны җәмәгатьчелекне җәлеп итеп тормый гына соңгы юлга озаттылар.

Ранис Газизовны соңгы юлга озатырга Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров, мәрхүмнең якыннары, туганнары һәм хезмәттәшләре җыелган иде.

Ранис Газизов «Курган» зиратына җирләнде.

Фото: Татар-информ/ Салават Камалетдинов


Фикер өстәү