Кош гриппы Татарстандагы кош-кортларны кыра: бу юлы күркәләр зарарланган, килгән зыян исәбе билгесез

Әлеге минутларда билгеле булганча, республикада тагын кош гриппы ачыкланды. Бу хакта “ВТ” хәбәрчесенә Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.

Авыру Яшел Үзән районының “Залесный” агрофирмасында ачыкланган. Бу юлы күркәләр зыян күргән. Әлегә зыян күләме билгеле түгел. Авыру чыганагы – кыр үрдәкләре булырга мөмкин, дип фаразлыйлар. Моңа кадәр Буаның ике авылында, Мөслим, Чүпрәле районнары авылларында карантин игълан ителгән иде инде.

Өч очракта авыру чыганагы тәгаен – кыргый үрдәкләр. Шуңа күрә хәзер без халыкка каз-үрдәкләрен чыгарып йөртмәскә, кар яуганны көтмичә, тиз арада эшкәртергә киңәш итәбез. Хәзер бөтен кешедә дә зур-зур ларлар, туңдыргычлар бар. Үзләренә дигәнен шунда саклауга куярга, сатарга дигәнен ярминкәләргә алып килергә мөмкин. Күчтәнәчкә дигәнен биреп җибәрергә дә була. Бу – мәҗбүри чара.

Халык бездән: “Кыр үрдәкләре җәйләде бит инде бездә. Ник ул вакытта кошлар авырмады”, – дип сорый. Алар бездә җәйләгән кыргый үрдәкләр түгел, ә җылы якларга очучылар. Бүген илдә ун төбәк кош гриппы буенча имин түгел. Мәсәлән, Чиләбенең кыргый үрдәкләре җылы якларга очып барган җиреннән бездә утырып, хәл җыя. Безнең республикага вирусны шулар таратты да инде.

Халык арасында, тикшерүчеләр килеп, суеп өлгермәгән сәламәт казларны да юк итәләр икән, дигән сүзләр таралган икән. Бу чынбарлыкка туры килми торган имеш-мимеш кенә. Мөмкинлек булу белән үк кош-кортларыгызны эшкәртергә тырышыгыз, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү