Татарстанның 755 авылы интернетка тоташтырыла

Россия Санлы үсеш министрлыгы интернет һәм сыйфатлы мобиль  элемтә булдырылачак торак пунктлар исемлеген раслаган. Аңа республиканың барлык 43 районыннан 755 авыл кертелгән.

Бу торак пунктларны интернетка тоташтыру “Элемтә турында” федераль закон нигезендә хәл ителәчәк.  Закон буенча халык саны 100дән 500 кешегә кадәр булган торак пунктларда  Wi-Fi челтәренә тоташу нокталары булдырылырга тиеш.

Моннан тыш Татарстанның сигез авылында сыйфатлы кәрәзле элемтә пәйда булачак. Тәгаенләп әйтсәк:

  • Әлки районы Иске Такталы авылында;
  • Баулы районы Удмурт Ташлысы авылында;
  • Бөгелмә районы Ключи авылында;
  • Кукмара районы Югары Шөн авылында;
  • Нурлат районы Елаур, Яңа Тумба, Чуаш Тимерлеге авылында;
  • Тәтеш районы Монастырское авылында.

Программа нигезендә, Россия территориясендә барлыгы  24 670 авылны – интернет белән, 2 389 авылны –  сыйфатлы мобиль элемтә белән тәэмин итү каралган.

 

 


Фикер өстәү