Татарстанда мәгариф һәм фән министрының ике урынбасары билгелән

Татарстанда республика мәгариф һәм фән министрының ике урынбасары билгеләнгән. Алар — Рәмис Мөҗипов һәм Миңзәлия Закирова. Бу турыда республика министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасарлары 2 ноябрьдә республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле күрсәтмәләр белән билгеләнгән», — диделәр ведомствода.

Министр урынбасары -Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов элек шул департаментның җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән.

Миңзәлия Закирова 2011 елның сентябреннән Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе булды.

Сүз уңаеннан: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән республиканың яңа мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде. Ул бу вазифада Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә күчкән Рафис Борһановны алыштырды.


Фикер өстәү