20 ел математика укытканнан соң «ВТ»га эшкә килгән Фәния Фәизова: «Авылда яшәгәндә үк, редакциядә эшләргә хыялландым»

Мәктәптә егерме елга якын математика укыткан Фәния Фәизованы «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә нинди җилләр ташлаган? Ул үзенең холкын ничекүзгәрткән? Корректор булып эшләүче, «Сәламәтлек» сәхифәсен алып баручы  хезмәттәшебез бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның белән эше генә түгел, гаиләсе, гомумән күңел дөньясы турында сөйләшергә җай чыкты.

:: Фәния апа, саннар кайда да, хәрефләр кайдаАермазур түгелме соң? Хата тикшергәндә, математиканың файдасы тияме?

– Мин башта ук математика түгел, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга тиеш идем. Бер туганымның киңәшенә колак салып, бу теләгемне тормышкаашырмыйча калдым. Үзе туган тел укытучысы иде ул. Татар теленә игътибар кимегән вакытлар булганга күрә, эше күп, кадере юк, дип әйткәне истә калган. Әмма соңлабрак булса да, татар теле укытучылары әзерләү курсларында укыдым. Казан дәүләт педагогия институтынтәмамлагач, 17 ел математика укытучысы булып эшләдем. Башта Буа районының Зур Боерган, аннан соң Яңа Чәчкап мәктәбендә белем бирдем. Өч ел Казанда 16 нчыгимназиядә укытырга туры килде. Авылда яшәгәндә үк, редакциядә эшләргә хыялландым. Тик ул хыял гомердә дә тормышка ашар кебек түгел иде. Туган телебезгә хезмәт итү, иҗат белән шөгыльләнү теләге барысыннан да өстенрәк булып чыкты, ахры. Математика – төгәл фән, баштагы уй-фикерләрне һәрвакыт тәртиптә тотаргабулыша. Хата тикшергән вакытта да файдасы тия, әлбәттә.

:: Редакциябездә сезнең укучыларыгыз да эшли. Таләпчән, кырыс укытучы иде, диләр…

– Яңа Чәчкап мәктәбендә укучылар бары икеукытучыдан курыккан. Шуның берсе – мин, икенчесе – физика укытучысы икән. Әйтүләренчә, балалар безнең кабинетка «бисмилла» укып керә торган булган. Укучыларкүңелендә кырыс, таләпчән укытучы булып истә калганмын, дип уйлап йөри идем. Ә бервакыт элеккехезмәттәшләремне күрергә дип мәктәпкә баргач, гаҗәп хәл булды. Мин килгәнне тәрәзәдән күреп, әллә никадәр бала-чага, урамга йөгереп чыгып, төрле яктан кочагыма килепсарылды. Иң кадерле, иң рәхәт минутлар иде бу.

:: «Ватаным»га ничек килеп эләктегез?

Казанда эшләгәндә, җәйге каникул вакытында«Мәгариф» нәшриятында корректор вазыйфасында үземне сынап карарга булдым. Шул чакта бу эшнең минеке икәнен аңладым. Ә аннары, җай чыгу белән, Матбугат йортынаурнаштым. «Ватаным Татарстан» газетасына беренчетапкыр шигырьләремне бастыру нияте белән килдем. Татарның төп басмасында хата тикшерүче булырга да әзер идем. Хезмәт юлымны секретарь булып башладым. Мәдәният темасына мәкаләләр дә язгалый идем. Каләмең бар, дип, ул чактагы баш мөхәррир Миңназыйм абыйСәфәров мәдәният бүлегендә эшләргә тәкъдим итте. Берничә елдан корректор булып күчтем.

:: Укучылар белән эшләү авырракмы, әллә журналистлар көйсезрәкме?

– Һәрберсенең – үз авырлыгы. Укучылар белән эшләү рәхәт түгел. Шәһәр мәктәбендә аеруча. Сыйныф җитәкчесе дә булгач, анда үзеңне дары мичкәсе өстендәге кебек хиситәсең. Йокыдан уянуга, мәктәптә бүген нәрсә әйтерләр икән, дип уйлыйсың. Әти-әниләрдән акча җыю да күңелемә ятмады. Шуңа күрә мәктәптән китәргә булдым. Журналистларның да төрлесе бар. Күбесе төзәткәнгә рәхмәт кенә әйтә. Дөрес төзелмәгән җөмләләрен яклап, җитәкче янына шикаять белән керүчеләр дә булгалады.

:: Җенегезне нәрсә чыгара?

– Вәгъдәсез кешеләрне яратмыйм. Әйттең икән – эшлә, булдыра алмасаң, вәгъдә итмә!

:: Белүемчә, «Ватаным Татарстан» газетасы сезгә икеләтә бәхет китергән. Беренчедән, яраткан эшегез белән шөгыльләнәсез, икенчедән, газета аша насыйп ярыгызны да тапкансыз

– «Гаилә» сәхифәсен алып барган чагым иде. Шулвакыт кулыма: «Югары белемле, озын буйлы, сабыр, бакча эшләрен яратам, аерылган. Акыллы татар хатыныбелән танышырга телим», – дип язылган белдерү килепэләкте. Яше дә, холкы да миңа туры килә бит! Аптыраптормадым, Якупны редакциягә чакырдым. Аңа туры килгән кызлар исемлеген тәкъдим иттем дә, шаярып: «Үзем дә кияүдә түгел», – дип куйдым. Килеш-килбәте, эшлеклекыяфәте, холкы мин теләгәнчә бит, нигә кулданычкындырырга? Аралаша торгач, Якуп абыегыз башка кызлар белән түгел, минем белән кызыксына башлады. Берничә очрашудан соң, никах укытып, гаилә кордык.

:: Сез – үзегезне үзгәрткән кеше дә бит әле…

Чынлыкта, мин – консерватор. Мине үзгәртү бикавыр. Яшьрәк вакытта тис­кәре сыйфатларым шактый иде. Бик тиз кабына, үпкәли торган гадәтем бар иде. Максимальлек көчле, җитмәсә. Бервакытта да алтын урталыкны сайлый алмадым. Ләкин берзаман мин холкымның үземә дә, янәшәмдә булган кешеләргә дә кыенлык китерүен аңладым. Тәҗрибәле психолог эчтәге «көйсез бала»ны чыгарырга булышты. Аннан үземне башкалар урынына куеп карый башладым. Хәзер беләм инде: горурлыкның да чамасы һәм урыны бар. Ирем белән дә беркайчан сүз көрәштермим. Башкаларны да баштатыныч кына тыңлап торам. Шөкер, баш­танаяк үзгәрдем. Сабыр, тәмле телле булу күпкә рәхәтрәк икән.

Редакциядән

Хезмәттәшебез Фәния Фәизованы юбилее белән котлыйбыз. Редакциядә – аның үз урыны. Әйтсә, өздереп, җайлап турысынәйтә ул. Кечкенә генә нәрсә өчен дә мактап куя, менә болай булса, яхшырак булыр иде, дип киңәшен дә бирә. Фәния ханым, яраткан эшегездә озак еллар хезмәт куярга насыйп булсын. Сезгә күңел тынычлыгы, үткер күз, иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез!

Әңгәмәдәш – Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү