Татарстанда терлекләрне иминиятләштерү буенча юл картасы төзергә уйлыйлар

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелекне иминиятләштерү буенча юл картасын эшләү белән кызыксына. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков семинарда шул хакта сөйләде. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Наил Залаков сүзләренчә, иминият барыннан да элек, эпидемия куркынычы янаган дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләре мәнфәгатьләрен кайгырту өчен кирәк. Аның сүзләренчә, баш саны аз иминиятләштерелүе терлекчеләрнең агроиминләштерүнең гамәлдәге механизмы шартларын аңламауга бәйле.

«Без үз алдыбызга яңача һәм адреслы, төгәл мисаллар белән терлекчеләргә иминиятләштерү механизмнарының өстенлеген аңлату бурычын куябыз», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.

Агроиминиятчеләр илкүләм берлеге мәгълүматлары буенча, 2020 елның тугыз аенда Татарстан терлекчеләре 133 мең авыл хуҗалыгы терлеген иминиятләштергән. Агымдагы ел башына республика хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы терлекләре баш саны 1,2 миллион булган.

Агроиминияткә дәүләт ярдәме турындагы закон гамәлдә булган чорда, 2012 елдан Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре иминләштерү килешүләре буенча 3,5 млрд сумга якын акча алган.

Тулаем алганда, Россиядә баш санының чирегеннән артыгы иминиятләштерелгән, ә 12 төбәктә иминләштерелгән баш саны 50 проценттан арткан. Дуңгызчылык тармагында иминиятләштерү ихтыяҗы зур, анда гамәлдәге килешүләр буенча 52 процент терлек иминиятләштерелгән, шулай ук кошчылыкта 30 проценттан артыгы иминиятләштерелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү