«Татнефть» кадрларны ничек әзерли?

Ныклы, амбицияле оешманы белемле, җаваплы, үз эшенең остасы булган белгечләре көчле итә. «Татнефть»компаниясенең, тармактагы лидерларның берсе буларак,эшчеләр һәм белгечләр әзерләве зур игътибарга лаек. Ул нидән гыйбарәт һәм уку йортлары белән ничек эшлиләр? Шул сорауларга җавап эзләдек. 

Сыйфатлы һәм өзлексез система

Югары квалификацияле кадрлар җитми. Бу сүзләрне соңгы елларда төрле өлкәләргә карата ишетергә мөмкин. «Татнфеть» исә кадрлар әзерләү өчен тулы бер система булдырган. Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары, фәнни үзәкләр һәм шулай ук предприятиеләр, бер-берсен тулыландырып, өзлексез белем бирә. Профильле уку йортларына матди-техник базаны ныгытыр өчен зур суммада акча бүлеп бирелә, аларда кафедралар ачыла, уку үзәкләре үстерелә, ә студентлар «Татнефть» компаниясендә практика уза.

Әлмәт дәүләт нефть институты, Әлмәт политехника техникумы, Лениногорск нефть техникумы, Бөгелмә машина төзелеше техникумы – болар барысы да «Татнефть» карамагындагы уку йортлары. Лениногорск нефть техникумының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ирина Власова әйтүенчә, республиканың нефть һәм газ комплексы өчен кадрлар әзерләү буенча зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, студентлар үз белемнәрен гамәлдә файдаланыр өчен булдырылган махсус полигоннар, остаханәләр, лабораторияләр, уку кабинетлары җитештерүдә кулланыла торган иң заманча технологияләр буенча җиһазландырыла. «Татнефть» компаниясе белән берлектә сәнәгать оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында лекцияләр оештырыла. Укытучылар һәм мастерлар кластер составына кергән оешмаларда стажировка, студентлар практика уза. Компаниянең әйдәп баручы белгечләре техникум студентларының курс һәм диплом эшләренә рецензия яза, консультацияләр бирә.  


К
омпаниянең көчле фәнни үзәге дә бар. Ул – Бөгелмә шәһәрендә урнашкан ТатНИПИнефть институты. 1956 елда нигез салынган оешма нефть тармагында иң эре фәнни үзәк. Институт директорының беренче урынбасары Азат Зарипов әйтүенчә, элек-электән коллектив алдында бер төп бурыч тора: Татарстан нефтен нәтиҗәле алуның яңа ысулларын һәм технологияләрен эзләү системасын булдыру. Галимнәрнең һәм нефть сәнәгатендә эшләүчеләрнең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә, республика нефтьчеләренә фәнни-техник прогресс өлкәсендә алга чыгарга мөмкинлек бирүче яңалыклар уйлап табыла. Аларның күпчелеге гомумән бөтен нефть тармагы өчен зур уңыш башы булып тора.

Хәзерге вакытта ТатНИПИнефть һәм Әлмәт нефть институты  базасында Югары Нефть мәктәбе булдыру өстендә зур эш алып барыла. Бу «Татнефть»нең уникаль фәнни-белем бирү проекты. Күптән түгел генә Әлмәт нефть институтына яңа җитәкчене тәкъдим иткән вакытта компаниянең генераль директоры Наил Мәганов: «Илнең уңышлы киләчәге тармактагы эшчеләрнең квалификациясенә бәйле. Уку йортының бүгенге чыгарылышы барлык заманча трендларны искә алып укытылырга һәм эш бирүчеләрнең таләпләренә туры килергә тиеш», – дип белдерде. Әлеге сүзләр компаниянең кадрлар әзерләүгә булган мөнәсәбәтен чагылдыра да инде. Бүген Югары Нефть мәктәбе кампусын төзү эшләре тулы көченә бара. Ул гомуми белем бирүне һәм фәнне берләштерергә, тикшеренү эшчәнлеген яңа дәрәҗәгә күтәрергә, югары уку йортының иң алдынгы нефть-газ үзәкләре белән бергә көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип ышаналар. Җитәкчелек киләчәктә әлеге кампусның талантлы яшьләрне һәм югары квалификацияле укытучыларны бер ноктага җыячагына да зур өмет баглый. Биредә иң яхшы белем бирү, фән, заманча идарә итү системасы оештырылачак, матди база һәм инфраструктура да шәп булачак. Уку корпуслары янәшәсендә торак йортлар да салыначак. Наил Мәганов, авырлыклар булуга карамастан, объектны кыска вакыт эчендә, әмма югары сыйфат белән төгәлләргә кирәклеген ассызыклады. Югары Нефть мәктәбенең тагын бер максаты ул – көньяк-көнчыгыш зонаның мәдәни дәрәҗәсен күтәрү. «Татнефть» исә үз өстенә әйләнә-тирәдәге экосистеманы үстерү бурычын ала.

Мин институтның әлеге сәясәтне тормышка ашыруда булышлык күрсәтүенә бик ышанам, – диде Наил Мәганов.  

Үзгәрешләр белән бер адымда

«Татнефть» оешмасының кадрлар әзерләүдә тагын бер зур горурлыгыӘлмәт шәһәрендәге «Татнефть» – кадрлар әзерләү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе. Әлеге уку йорты нефть һәм газ чыгару сәнәгате һәм моңа охшаш өлкәләр өчен белгечләр һәм эшчеләр әзерләү, башка һөнәрләр үзләштерүдә белем бирү, аттестацияләү һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү белән шөгыльләнә. Биредә, беренче чиратта, матди-техник базаның бик көчле булуы күзгә ташлана. Ул мәгълүмат технологияләре – компьютерлаштырылган бораулау, скважиналарны капиталь төзекләндерү һәм эретеп ябыштыру өчен тренажер-имитаторлар белән җиһазландырылган. Башкача була да алмый, чөнки «Татнефть» белгечләр әзерләүгә бик зур таләпләр куя. Сөйләшү барышында кадрлар әзерләү үзәге директоры Евгений Титанов моңа кат-кат басым ясады.  

– Элек дәүләт аккредитациясен узу өчен таләпләр бик зур иде, – ди ул. – Мәсәлән, уку йортының кранчыны әзерләр өчен – краны, тракторчы өчен тракторы булырга тиеш иде. Хәзер бит өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен таләпләр башка, күпкә йомшаграк. Күпләр кадрлар әзерләү кебек җаваплы эшкә бармак аша гына карый. Ә тезгенне бушаттың исә, күңелсез нәтиҗәләрне, эш урынындагы бәла-казаларны көт тә тор. «Татнефть» үз хезмәткәрләрен һәм объектта эшләүчеләрне кайгыртканлыктан, беренчедән, безгә килүчеләрнең белемнәре тикшерелә, икенчедән, белгечләр укытыла. Аттестация исә безгә белгечләрнең белем дәрәҗәсен күрергә мөмкинлек бирә. Шунысын әйтергә кирәк: без компания объектларында эшли торган (эшләячәк) бөтен төр профессия ияләренә дә аттестация уздырабыз.


Үзәктә ел саен 55 мең кеше укый. Җитәкче фикеренчә, аның
мөмкинлекләре тагын да зуррак. Кадрлар әзерләү үзәгенең зур горурлыгы – Казахстан, Төрекмәнстан республикаларындагы коллегалары белән дә тыгыз элемтәдә тору. 20 – 40 кешедән торган төркемнәр,Татарстанга килеп, белемнәрен ныгыта. Безнекеләр исә аларга бара.

Процесслар фабрикасы  

Проектлар белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Андрей Васянин сүзләренә караганда, уку вакытын эш бирүче үзе билгели. Яңа һөнәр үзләштерүчеләр озаграк, ә инде булган белемнәрен арттырырга теләүчеләр кыскарак программа буенча укытыла. Якын араларда дистанцион курслар башлап җибәрергә дә уйлыйлар. Үзәктә 280 профессия алырга мөмкин.

Биредә эшче үзен эш урынында кебек хис итсен өчен,барлык шартлар, мөмкинлекләр тудырылган. Класслардагы тренажерларны, лабораториядәге шартларны карап йөргәндә дә хәйран калган идек. Узган ел ахырында Әлмәттә ачылган һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз бәясен биргән процесслар фабрикасын күргәч, гаҗәпләнүебезнең һәм соклануыбызның чиге булмады. Моны, чыннан да, белем бирүнең яңа методологиясе, үзәкнең йөзек кашы, дип әйтерлек.      

– Элек уку-укытуның 70 проценты – лекция, 30 проценты практика иде. Ләкин ул практикалар без биргән белемне ныгыту буенча көткән нәтиҗәне бирмәде. Шуннан соң без белгеч практика вакытында үз һөнәре буенча күнекмәләрен яхшылап ныгытырга тиеш дигән карарга килдек. Әлеге фабрикалар һәр филиалда бар. Аларда, якында нинди оешма булуына карап, билгеле бер профессия әзерләүгә өстенлек бирелә, – дип аңлатты Евгений Титанов.

Классларда макетлар булса, процесслар фабрикасында барлык корылмалар, җиһазлар да – чын, эшли торган хәлдә. Мәсәлән, бина эчендә скважиналар 50 метрга кадәр борауланган. Торбаларны да җир астына 36 метр аска төшергәннәр.


Үзәкнең тагын бер юнәлеше – мәктәп укучыларына һәм яшүсмерләргә һөнәр сайлауда ярдәм итү. Биредә өлкән сыйныфлар өчен экскурсияләр,
Ачык ишекләр көннәреуздырыла. Яшүсмерләр үз сорауларына җавапларны мобиль стендлар, чын станокларга охшатып ясалган тренажерлар аша табалар.

Боларның барысы даәлбәттә, «Татнефть»компаниясенең тырышлыгы һәм игътибары нәтиҗәсе.Җитәкчелек тармактагы һәр яңалыкны күзәтеп, аны үзебезнең уку учреждениеләрендә булдыруга зур тырышлык куя, – ди Евгений Титанов.

Уку белән уку, укыту белән укыту арасында да аерма бар шул. Кемдер беренче максат итеп сыйфат һәм уңай нәтиҗәне куйса, икенче берәүләр акча эшләргә тырыша. «Татнефть» компаниясен кадрлар әзерләү мәсьәләсендә,һич икеләнмичә, беренчеләр рәтенә кертергә мөмкин.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү