6 ноябрь көнне Казанның Бауман урамында һәм Горький паркында волонтерлар 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә Татарстан флагы төсе һәм рәвешендәге тасмалар өләшәчәк.
Шулай ук Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең телевидение манаралары республика флагы төсләренә күмеләчәк. Ике манараның да биеклеге – 180шәр метр, ә инде ут лампочкаларынннан торган гирляндаларның гомуми озынлыгы – 3 чакрымнан артыграк. Телебашнялар караңгы төшкәч флаг төсенә керәчәк.
Моннан тыш Казан циркы бинасында, Европадагы иң зур медиафасад – Казан-Арена стадионы фасадында һәм Иннополис шәһәренең Попов исемендәге технопаркында яшелле-аклы-кызыллы Татарстан флагы “кабыначак”.
Быел республика Конституциясе кабул ителүгә 28 ел тула. Татарстанның төп документы 1992 елның 6 ноябренлә Югары Совет сессиясендә кабул ителде. Татарстан Республикасы Конституциясе көне – эш көне булмаган бәйрәм көне.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat