Көнгә 5 фейхоа ашагыз: ул яман шеш, салкын тию һәм тазарудан саклый

Фейхоа витаминнарга бик бай: C, B1, B2, B3, B5, B6, PP – һәммәсе дә аның составында җитәрлек. Андагы йод күләме диңгез ризыкларыннан да артыграк! Ул калкансыман биз авыруларын булдырмау, эч катып интеккәндә аны йомшарту, организмда витаминнарга кытлык булганда аны тулыландыру өчен кирәк. Шулай ук атеросклероздан интегүчеләргә дә фейхоа бик файдалы.

Аның кабыгындагы көчле антиоксидантлар онкология чирләренннән һәм тазарудан саклый. Көненә 5 фейхоа җимеше ашасагыз, авитаминоз һәм тазару сезгә янамый дигән сүз.

Аның составындагы С витамины салкын тигәндә, иммунитетны күтәрү өчен дә яхшы.

Фейхоадан кайнатмалар ясауга караганда аны шул килеш ашау файдалырак. Кыскасы, көнгә 5 фейхоа ашасагыз, файдасын күрми калмассыз.


Көнгә 5 фейхоа ашагыз: ул яман шеш, салкын тию һәм тазарудан саклый” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ