Ул көннәрне онытып буламыни! Татарстан Конституциясенә – 28 ел

Бүген, Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 28 ел тулган көннәрдә, хәтер ирексездән бөек борылыш мизгеле булган тарихи вакыйгаларга әйләнеп кайта. 1992 ел… Әле генә бөек держава булып саналган зур ил җимерелеп төште. Аның җимерекләре астында калган дәүләтләр һәм халыклар кайсы кая карарга белмичә аптырашты. Бердәм Союз дәүләтен саклап калу максатыннан куелган тырышлыклар юкка булып чыкты. Югыйсә Татарстан өчен шундый уңай форсат туган иде: 1991 елда Союз договоры имзаланса, без Россиядән хокукый рәвештә бәйсез һәм аңа тиңдәш союздаш респуб­лика булачак идек. Бик зур конфликтлар тыныч юл белән хәл ителәсе иде. Милләт үсешенә бик зур мәйдан ачылачак иде. Союздаш республика статусы ул чакта һәркемне – милли хәрәкәт вәкилләрен дә, сәясәт дилбегәсен үз кулларында тотучыларны да канәгатьләндерә иде.

Вәләкин тарихның – үз сызыгы, тарихи тәкъдир безнең теләкләрдән башка гына языла. СССРның таркалуы Татарстан алдында әкияттәге кебек өч юл ачты: берсеннән китсәң, Россия составындагы өлкәләргә тиң бер субъект булып каласың, кискен-радикаль юл сайласаң, кулга кылыч алырга, ут һәм ялкын аша үтәргә туры килә, ахыргы нәтиҗәсе аяныч булачагы күренеп тора. Өченче юл – федерация составында мөстәкыйль бер төбәк булу, мөмкин кадәр киңрәк вәкаләтләр алып, үз язмышыңны хәл итүдә үзең катнашу. Республиканың сәяси җитәкчелеге катлаулы борылыш мизгелендә өченче юлны сайлады һәм ялгышмады дип әйтә алабыз. Күреп торабыз бит: икенче юлны сайлаган чечен халкы нинди зур югалтулар аша узды, күпме кан коелды, күпме газап кичерелде… Нәтиҗәсе дә көтелгәнчә булмады, Чечня юридик яктан Россия составындагы бер субъект булып калды, бәйсезлеккә ирешелмәде, тарихи вазгыятьтә бу мөмкин дә түгел иде. Көчләр чагыштырмасын исәпкә алмау, хәлне аек акыл белән бәяләү җитмәве кыйбатка төште Кавказдагы горур халыкка.

Казан исә җиде кат үлчәп, бер кат кисте катлаулы ул елда. Ике бик мөһим документ әзерләнде һәм кабул ителде. Беренчесе – 21 мартта Татарстанның дәү­ләт статусын күтәрә торган референдум үткәрелде, анда куелган сораулар нә­ти­җә­сендә республика халыкара хокук субъекты буларак игълан ителде. Кәгазьдә язылган референдум нәтиҗәләре, карагруһчыл көчләрнең каршылыгын басып, Татарстан Конституциясен әзерләргә һәм кабул итәргә алшартлар әзерләде. Яңа Конституция проекты 1991 елның декабрендә – СССР таркатылган мизгелләрдә игълан ителде. 1992 елның май аенда ул чактагы Югары Совет утырышында аның беренче укылышы булды. Ул чактагы парламент төрле сәяси карашларда булган депутат төркемнәреннән тора, уртак фикергә килү гаҗәп авыр һәм катлаулы иде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин соңыннан, егерме ел вакыт үткәч, Татарстандагы тигез хокуклы ике дәүләт теле, дәүләт хакимиятен оештыру турындагы, рес­пуб­лика гражданлыгы турындагы статьялар капма-каршы фикерләр көрәше тудыруын искә алды.

Ул чакта әле Россия Федерациясенең яңа Конституциясе кабул ителмәгән, башка бер милли республикада да Төп закон турында җитди уйланмыйлар иде. Фикерләр каршылыгының муллыгына карамастан, 1992 елның 6 ноябрендә бертавыштан (ассызыклыйк) кабул ителгән Татарстан Конституциясе барлык халыклар өчен дә, хәтта федераль үзәк өчен дә үрнәк документ иде. Мәскәү үз парламентын атып, зур буталышлар тудырып килде Төп законга. Казандагыча компромисска бару осталыгы, фикерләр каршылыгында кисешкән уртак ноктаны табу сәләте аларда юк иде. Һәм Россия Конституциясендә милли республикаларның хокуклары азмы-күпме якланган икән, моңа Казанда кабул ителгән Төп законның йогынтысы булмыйча калмагандыр, мөгаен.

1992 елда кабул ителгән Төп законга соңыннан байтак үзгәрешләр кертелде. Аларның кайберсе объектив рәвештә сорала иде. Күбесе Мәскәү таләбе белән тормышка ашырылды. Күп күңелләрдә андый үзгәрешләр канәгатьсезлек хисе уятса да, Татарстан Конституциясе башка республикаларныкына караганда мөстәкыйльрәк булып калуын дәвам иттерә. Әйтик, безнең Конституциянең 1 статьясы 4 пунктындагы: «Татарстан Республикасы үз вәкаләтләре чикләрендә халыкара һәм тышкы икътисади багланышларда мөстәкыйль катнаша», – дигән юлга охшаш юлларны мин чечен документыннан таба алмадым. Че­ченнар үз документларында җирләренең Россия территориясенең аерылгысыз өлеше булуын кат-кат ассызыкласа, безнең Төп закон «Татарстан Республикасы террито­рия­се бербөтен һәм кагылгысыз» дип игълан итү белән генә чикләнә. Тел турындагы статьялар да Татарстан Конституциясендә күпкә конкретрак һәм телләрнең тигез хокуклылыгын гамәли яктан тормышка ашыру мөмкинлекләре тулырак күрсәтелгән.

Татарстан Конституциясе безнең рес­публикага Россиянең башка төбәкләреннән күпкә аерылып торган төбәк булырга булышты. 1990 нчы елларда хәтта салымнар бүленешендә дә Татарстан башка төбәкләргә караганда отышлырак позициядә иде. Халыкара икътисади багланышларны тормышка ашыру мөмкинлеген дә Казанда уңышлы файдаландылар.

Конституция тулы мөмкинлекләр ачса да, татар халкының милли йөзен саклап калуны, тел үсешен, кызганыч, тәэмин итә алмадык. Бердән, туксанынчы еллар биргән алтын мөмкинлекләр кулдан ычкындырылды. Ваемсызлык басты, ирешелгәннәр белән канәгатьләнү өстенлек алды, хокукларыбызны кәгазьгә законнар итеп яза алдык, гамәлгә ашырмадык. Нәтиҗәдә туган тел мәктәптән куып чыгарылу чигенә якынлашты, телне өйрәнүгә омтылыш чит милләт вәкилләрендә генә түгел, үзебезнең милләттәшләрдә дә кимеде. Көрәшне акыллы итеп, Россия Конституциясен һәм законнарын ярдәмгә чакырып оештыра алмадык. Гаҗәп бер нәрсә бар без яшәгән ил киңлекләрендә: Татарстан Конституциясенең үтәлешен, бигрәк тә аның карагруһчылар яратмаган статьяларын федераль Конституция һәм законнар гарантияли бит. Менә карагыз: «Об образовании в Российской Федерации» дигән канун республикаларда аларның дәүләт телләрен укыту мөмкинлеген бирә. Россия Конституциясендә безнең ул хокукны тормышка ашыра торган берничә статья бар. Телләр турында Мәскәү чыгарган законда да шундый ук гарантия­ләр каралган. Безнең кыю һәм белемле, барысын да канун кысасында эшли ала торган адвокатларыбыз бар, көрәшчеләребез юк. Дәүләт органнарының ярдәме кирәк бу мәсьәләдә, әлбәттә.  Телне гамәли кулланылышка кертми торып, аны өйрәнергә мәҗбүр итеп булмый. Безнең Конституция исә аның гамәли кулланылышын тәэмин итә һәм бу яктан ул Россия Федерациясе Конституциясе һәм кануннары белән аваздаш. Менә шул аваздашлыкның яңгырашын тәэмин итәсе иде.

Рәшит Фәтхрахманов

Зилә Вәлиева, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе:

– Конституция – безнең төп кануныбыз. Чөнки барлык көндәлек мәсьәләләрне хәл итә торган, әйтик, мәдәният, мәгариф, икътисад турындагы кануннар барысы да шушы Төп кануныбызга нигезләнгән. Шуңа күрә ул – республикадагы үсешкә, үзара һәм ха­лык­ара мөнәсәбәткә нигез салган хокукый документ. Төп документыбыз бүтән кануннарда чагыла, үсеш ала, тагы да күбрәк детальләре ачыкланып, көндәлеккә якынрак документларга нигез булып тора. Аның әһәмияте, мәгънәсе шунда. Ул Татарстан хокук базасы конструкциясен тотып тора. Кануннар булганда, эшләгәндә, аны искә дә алмыйсың. Ул һава кебек: бар, әмма аңа әллә ни игътибар бирелми. Ә инде китек җире чыга башласа, биз тиз сизелә. Конституция­гә, әйе, күпмедер үзгәрешләр кертелде. Ләкин кеше хокукына бәйле, социаль дәүләт икәнебезне нигезли торган маддәләр төп маддәләр булып калды һәм бүгенге тормышта таяныч булып тора. Җыеп әйткәндә, безнең документ иң күләмле, иң гуманлысы булып санала. Аның нигезе нык. Шуңа күрә аны тормышта күбрәк искә алыр­га, аңа таянырга кирәк.

Индус Таһиров, галим:

– Безгә Татарстан һәм Россиянең үз файдасына эшли торган, аны демократик федерациягә әйләндерә торган Конституция кирәк. Әгәр андый Конcтитуция юк икән, аның нинди вариантта һәм нинди шартларда төзелүенең бернинди әһәмияте юк. Безгә алга таба нәрсә эшләргә? Әлбәттә, үзебезнең гамәлләребезне дәвам итте­рер­гә. Алар – суверенлыкны чын мәгънәсендә тормышка ашыру, телебезне саклап, яклап калу һәм үстерү, гореф-гадәтләребезнең шәһәрдә дә, авылда да тантана итүенә ирешү.

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы:

– Бәлки, без файдасын сизмибез кебек тоеладыр, әмма аның әһәмиятле пунктлары бихисап. Әйтик, беренче маддәдә, «Татарстан ул – республика» дип язылган. Бу – бик мөһим пункт. Чөнки республикаларның Россия Конституциясе буенча да бик күп үзенчәлекләре бар. Татарстан Конституциясендә ике дәүләт теленең кулланышта булуы искәртелү дә бик мөһим. Нәкъ шуның нигезендә татар теле даирәсен киңәйтү буенча төрле гамәлләр башкарыла, телләр законы кабул итү, мәгълүматны ике телдә язу, газета-журналларның татар телендә чыгуы – алар барысы да шушы маддә нигезендә гамәлгә ашырыла. Тагын бер маддә бик әһәмиятле: Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли үзенчәлекләрен сакларга ярдәм итү турындагысы. Шушы пункт нигезендә Бөтендөнья татар конгрессы, мәдәни автономияләр һәм башка оешмалар эшчәнлеген кора. Ягъни бу маддә Татарстанга үз эшчәнлеген башка төбәкләрдә дә алып барырга мөмкинлек бирә. Конституция нигезендә Татарстан Республикасы вәкаләтләре федераль үзәк белән шартнамә нигезендә башкара. Хәзер шартнамә юк, ләкин ул маддә тормышка ашырылса, ул илебездә федерализмны үстерүдә, бәлки әле икътисади яктан да көчлерәк булыр­га ярдәм итәр иде. Шартнамә юк, ләкин ул булырга мөмкин. Чөнки Россия Конституциясендә дә шартнамә турында сүз бар. Димәк, Конституция тормышыбыз­да үз ролен уйный, аңа ешрак таянырга, ешрак телгә алырга кирәк.


Фикер өстәү