Татарстан Конституциясе турында: Без файдасын сизмибез кебек тоеладыр, әмма аның әһәмиятле пунктлары бихисап

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе кабул ителгән көн. Быел аны кабул иткәнгә 28 ел тула. Тарихны искә алсак, 1992 елның 21 мартында Татарстан суверенитеты турында референдум үткәрелә, тавыш бирүчеләрнең 61,4 проценты суверенитетны хуплый. Әлеге процессларны кануни яктан саклап калу максатыннан, Татарстан Конституциясен язу зарурилыгы туа. Аны әзерләү өчен махсус комиссия оеша. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе Югары Совет тарафыннан кабул ителә. Төп документ гамәлдә ни рәвешле кулланыла?

Зилә Вәлиева, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе:

– Конституция –  безнең төп кануныбыз. Чөнки барлык көндәлек мәсьәләләрне хәл итә торган, әйтик, мәдәният, мәгариф, икътисад турындагы кануннар барысы да шушы Төп кануныбызга нигезләнгән. Шуңа күрә ул – республикадагы үсешкә, үзара һәм халыкара мөнәсәбәткә нигез салган хокукый документ. Төп документыбыз бүтән кануннарда чагыла, үсеш ала, тагы да күбрәк детальләре ачыкланып, көндәлеккә якынрак документларга нигез булып тора. Аның әһәмияте, мәгънәсе шунда. Ул Татарстан хокук базасы конструкциясен тотып тора. Кануннар булганда, эшләгәндә, аны искә дә алмыйсың. Ул һава кебек: бар, әмма аңа әллә ни игътибар бирелми. Ә инде китек җире чыга башласа, биз тиз сизелә. Конституциягә, әйе, күпмедер үзгәрешләр кертелде. Ләкин кеше хокукына бәйле, социаль дәүләт икәнебезне нигезли торган маддәләр төп маддәләр булып калды һәм бүгенге тормышта таяныч булып тора. Җыеп әйткәндә, безнең документ иң күләмле, иң гуманлысы булып санала. Аның нигезе нык. Шуңа күрә аны тормышта күбрәк искә алырга, аңа таянырга кирәк.

Индус Таһиров, галим:

– Безгә Татарстан һәм Россиянең үз файдасына эшли торган, аны демократик  федерациягә әйләндерә торган Конституция кирәк. Әгәр андый Конcтитуция юк икән, аның нинди вариантта һәм нинди шартларда төзелүенең бернинди әһәмияте юк. Безгә алга таба нәрсә эшләргә? Әлбәттә, үзебезнең гамәлләребезне дәвам иттерергә. Алар – суверенлыкны чын мәгънәсендә тормышка ашыру, телебезне саклап, яклап калу һәм үстерү, гореф-гадәтләребезнең шәһәрдә дә, авылда да тантана итүенә ирешү.

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы:

– Бәлки, без файдасын сизмибез кебек тоеладыр, әмма аның әһәмиятле пунктлары бихисап. Әйтик, беренче маддәдә, «Татарстан ул – республика» дип язылган. Бу – бик мөһим пункт. Чөнки республикаларның Россия Конституциясе буенча да бик күп үзенчәлекләре бар. Татарстан Конституциясендә ике дәүләт теленең кулланышта булуы искәртелү дә бик мөһим. Нәкъ шуның нигезендә татар теле даирәсен киңәйтү буенча төрле гамәлләр башкарыла, телләр законы кабул итү, мәгълүматны ике телдә язу, газета-журналларның татар телендә чыгуы – алар барысы да шушы маддә нигезендә гамәлгә ашырыла. Тагын бер маддә бик әһәмиятле: Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли үзенчәлекләрен сакларга ярдәм итү турындагысы. Шушы пункт нигезендә Бөтендөнья татар конгрессы, мәдәни автономияләр һәм башка оешмалар эшчәнлеген кора. Ягъни бу маддә Татарстанга үз эшчәнлеген башка төбәкләрдә дә алып барырга мөмкинлек бирә. Конституция нигезендә Татарстан Республикасы вәкаләтләре  федераль үзәк белән шартнамә нигезендә башкара. Хәзер шартнамә юк, ләкин ул маддә тормышка ашырылса, ул илебездә федерализмны үстерүдә, бәлки әле икътисади яктан да көчлерәк булырга  ярдәм итәр иде. Шартнамә юк, ләкин ул булырга мөмкин. Чөнки Россия Конституциясендә дә шартнамә турында сүз бар. Димәк, Конституция тормышыбызда үз ролен уйный, аңа ешрак таянырга, ешрак телгә алырга кирәк.


Фикер өстәү