«Поле чудес» тапшыруында катнашкан укытучы Рәзилә Шәймарданова: «Терсәкне аздан гына тешләмәдем»

Арча районының Шушмабаш мәктәбе директоры, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзилә Шәймарданова “Поле чудес” тапшыруында катнашкан. Якубовичта кунакта булу – Рәзилә Шәймарданованың күптәнге хыялы  булган.

Әлеге мәктәп “Республиканың иң яхшы 100 мәктәбе” исемлегенә керсә,  Рәзилә Шәймарданованың  исә Бөтенроссия төбәк бәйгесендә “Иң яхшы мәктәп директоры” булып танылуын беләбез. Шушмабаш мәктәбендә бүген 150 бала белем ала.

– Тапшыруга барырга Арча хакимияте  тәкъдим итте. Башта риза булсам да, көннәр якынлашкан саен, сорауларга җавап бирә алмыйча, оятка калмагаем, дип шүрләтте. Гомумән, китаплар укырга, сканвордлар чишәргә яратам. Тапшыруга әзерләнгәндә, төрле сүзлекләрне  өйрәндем. Темасын алдан әйтмәделәр, баргач кына белдек. Рус галиме, физик, химик Михаил Ломоносовка багышланган иде ул, – ди Рәзилә Шәймәрданова. – Рус теле укытучысы булгач, язучының иҗаты миңа яхшы таныш. Әмма мондый шоуда  белгәнеңне дә  тиз генә искә төшерә алмыйча торырга туры килә. Беренче уенда җиңеп, финалга чыккач, шундый бер рәхәтлек кичердем.  Химик элементның  исемен әйтә алдым. “Супер уенда”гы җавапны  аңлап алганда, чират көндәшемә күчте. Их, аздан гына калды бит дип,  терсәкне чүттән генә тешләмәдем. Леонид Якубович кырыс, таләпчән, шул ук вакытта бик ихлас, рәхәт кеше. Оештыручылар безне, үзегезне  бәйрәмдә кебек хис итегез, дип алдан ук әзерләп куйды. Гомумән, хыялымны тормышка ашырганы өчен Арча хакимияте башлыгы Илшат Нуриевкә рәхмәтемне белдерәм. Күчтәнәчләрне дә мулдан әзерләгәннәр иде. Тапшыруга  Арча  районының 90 еллык юбилее уңаеннан эшләнгән сәгать, каклаган каз, чәкчәк, түбәтәй бүләк иттем.

Тапшыруны иртәгә, 6 ноябрьдә, карарга мөмкин булачак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү