Ирек Шәрипов: “Берәү дә читтә калмады”

Коронавирус безне күп нәрсәгә өйрәтте. Бит-кулны юу гына түгел, без әлеге авыру килгәч, ярдәмләшергә, мәрхәмәтле булырга өйрәндек, башкаларны кайгырта башладык. 2020 елның биш аенда гына да республика халкы хәйриячелеккә былтыр ел буена күрсәткән кадәр өлеш керткән. Хәйриячелектән Татарстанның Халыкларлары ассамблеясы милли-мәдәни автономиясе һәм Дуслык йорты да читтә калмаган. Республикада яшәүче һәр милләт кешесе үзенә кирәкле ярдәмне алган.

Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сүзләренә караганда, пандемия вакытында төрле сораулар белән килгәннәр. Кемдер туган якларына кайту юлын эзләгән, кайберәүләр эш мәсьәләсендә мөрәҗәгать иткән. Әмма бер генә кеше дә кире борылмаган.

– Пандемия чорында ярдәмгә мохтаҗ кардәшләребезгә 4 меңнән артык азык-төлек җыелмасы, 6 мең ярым битлек таратылды. 10 гаилә эшен югалткач, авыр чорны узганда аларга матди ярдәм күрсәтеп тордык. 10 гаиләгә дару алырга ярдәм иттек, – ди Дуслык йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов. – Үз илләренә китәргә теләүчеләр дә булды. Шундый 23 гаиләгә иганәчеләр ярдәме белән өйләренә китү мөмкинлеге тудырылды. Бу эшне башкарган волонтерларга рәхмәт.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү