Сынмасын хуҗаның канаты: кош гриппы өмәләрне тизләтте

Узган еллар белән чагыштырганда, быел республикада каз өмәләре бер-ике атнага иртәләде. Башка вакытта ноябрь башлары – урталарында гына авыздан пар чыгарып, аяк астына яткан карны шыгырдатып, өмә үткәрүче авыл апаларының эше инде октябрь ахырында ук башланды. Сәбәбе: кош гриппы. Мәгълүм булганча, узган айда бер-бер артлы өч районда әлеге авыру ачыкланды. Фермер хуҗалыкларында берничә мең кош-корт юк ителде. Шуңа бәйле рәвештә, районнар җитәкчелеге халыкка кош-кортларын тиз арада эшкәртергә киңәш итте. Бу аларга авырлыклар тудырмаганмы? Гадәттә, каз өмәсе бәйрәм рухын ала торган иде. Быел аның яме китмәгәнме? «ВТ» хәбәрчесе авыл халкының кәефен белеште.          

«Арты хәерле булсын»

Кош гриппыннан зыян күрүчеләр арасында Мөслим районының Дусай авылында яшәүче «Лиза Шакирҗанова» фермер хуҗалыгы да бар. Аның 4300ләп тирәсе кошы булган. Үлмәгәннәреннән калганы – 3410 башы юкка чыгарылган. Без, гаилә башлыгы Рамил Шакирҗановка шалтыратып, хәлләрен белештек.

– Бу атнада суя башларга тиеш идек. Җитлеккән зур казлар иде инде алар. Башта бик борчылдык, әлбәттә. Хәзер инде үзебезне кулга алдык. Хөкүмәтнең дә ярдәме булыр, дип өметләнәбез. Нишлисең инде хәзер? Алар артыннан үлеп булмый бит инде. Әйе, хатын белән бергәләп берничә миллион сум акча керткән идек. Арты хәерле булсын, дип телибез. Иң мөһиме – башка килмәсен. Гаилә, балалар исән-сау булсын. Тагын җаен табарбыз әле. Икебезнең дә яшь бара. Борчылып, йөрәкне дә бетереп булмый, – дип, көр күңел белән сөйләште фермер.       

Рамил Шакирҗанов кошчылык белән 7–8 ел шөгыльләнә. Быел кошларын 30 майда сатып алган булган. Көтүлекләрне челтәр белән уратып алып, казларын шунда тәрбияләгән:

– 10 сентябрьдән буада рәхәттә яттылар. Дөрес, якында гына кыр үрдәкләре йөрде. Алар анда гел булды. Авыруны да шулардан йоккан дип баралар. Бездән соң бөтен район халкы купты. Казларын суеп, эшкәртә башладылар. Соң алганнарныкы җитешмәде дә бит әле. Ярар, акрынлап урнаштырып бетерерләр анысы. Булганны эшкәртәсең инде ул, менә булмаганны гына берни дә эшләтеп булмый.

Мөслим гадәти генә район түгел. Биредә кошчылык белән көн итүче уннан артык зур, көчле фермер бар. Мондый очрак та биредә беренче тапкыр. Районның ветеринария идарәсе башлыгы Ришат Шәяхмәтов әйтүенчә, хәзерге вакытта авыру ачыкланган авыл тирәсендә карантин кертелгән.

– Бу территориядә күпләп кош асраучы башка кеше юк. Хуҗалыклар 10–15 казын бер-ике көн эчендә эшкәртеп бетерделәр. Районда шәхси хуҗалыкларда, гомумән, өмәләр бетте инде. Фермерларда да эшләр бетеп килә, – ди җитәкче.

Кош гриппы турында билгеле булгач, калган барлык кошлардан анализ алынган. Авыру ачыкланмаган.

– Башка фермерларның кош-кортларын урнаштыру белән проблемалары булмас дип ышанам. Чөнки калганнары куркыныч зонага да, күзәтелә торган зонага да керми. Анализлары да яхшы. Шушы көнгә кадәр тикшерү астында алар. Бүген районның күпчелек авылын йөреп чыктым. Сулыкларда йөргән казларны очратмадым. Халык сүзне тыңлады, калган казлар булган очракта да, аларны чыгарып йөртми. Тынычланды инде хәзер кеше, – диде ул.

Кешедә – коронавирус, кошта – грипп

Буа районының Ташкичү авылы – казларны республикада иң күп асраучы авыл. Биредәге халык берничә йөз, хәтта меңәр баш каз алып үстерә. Кош гриппы да иң беренчеләрдән булып шушы районның Карлы һәм Күл-Черкен авылларында ачыкланган иде.

– Иң күп каз асраучы авыл булгач, безгә игътибар бик зур. Казларны эшкәртергә кирәк, дип кат-кат кисәтү ясалды. Әле менә шушы көннәрдә тикшерергә килергә тиешләр ди. Бөтен халык купты. Шуңынчы, ашыга-кабалана, кошларын урнаштырмакчы булалар. Югыйсә авырып үлүче каз да юк бездә. Сәламәт кош-кортны да яндыралар, имеш, – ди Ташкичү авылында яшәүче Салих Әхмәдуллин. – Мин инде башка елларны да эшләрне иртәрәк бетереп куя торган идем. Быел да 100 казымны урнаштырып бетердем, чөнки апрельдә сатып алган идем. Өлгерделәр. 4–5 килолылары бар. Ләкин күпчелек кеше ашыкмый иде әле. Алар май, июньдә ала да, ноябрь ахыры, декабрь башында гына эшкәртә иде. Бик күпләп алып үстерүчеләр бар. Меңәр каз тотучылар 200–300ен генә суйды әле. 500–600 казы торып тора шулай. Өлгермәгән бит әле алар. Күкрәге тулмаган. Аллага тапшырып, тоталар әле. Алты ай узмыйча, каз өлгерми ул. Аптыраган инде. Халык өчен бер дә яхшы булмады инде бу. Кешеләрдә коронавирусы булса, кошларда гриппы быел…

Күл-Черкен авылындагы авыру чыганагын кыр үрдәге дип әйткәннәр иде. Ләкин Салих Әхмәдуллин, алай гына да булмаска мөмкин, дигән шик белдерә.

– Фермерлар профилактика чараларын эшләмәгәннәр микән әллә, дип фаразлыйбыз. Сатып алгач, антибиотик бирәбез, чөнки хәлсез була алар. Бу үлгән кошларда да шундый ук авыру билгеләре, – ди ул.

Мәгълүм булганча, авыру ачыкланган очракта, 10 чакрым радиуслы зонада (куркыныч янаган зона – 5 чакрым, күзәтелә торган зона – 5 чакрым) карантин игълан ителә. Аның вакыты – 21 көн. Шуңа бәйле рәвештә, буалыларның кош-кортын урнаштыру белән проблемалары туарга мөмкин.

– Башка елларны казларны «Бәхетле» кибетенә алып барып сата идек. Быел бу хәл килеп чыккач, аптырашта әле без. Минем кебекләр урнаштырыр да ул, күпләп асраучылар кара кайгыда. Шул хәтле казны яшереп тә калдырып булмый, тиз арада суеп та бетерү мөмкин түгел. Сатып та бетерәсе бар бит әле. Бөтен гаиләнең күзе шул керемдә була бит. Җәй буе бала-чагасы белән шулар янында мәш килә. Йөрәккә бәрә торган хәлләр бит, – дип ачынып сөйләде Салих абый бүгенге вазгыятьне.

Халыкта курку зур

Азнакай районының Беренче Май авылында да казларны кар төшеп, суыклар башлангач эшкәртәләр иде. Быел бу якларда да эшкә иртәрәк тотынганнар.

– Казлар өлгерде инде. Куяр урыны булганнар, йолкып, эшкәртә башлады. Чөнки халыкта курку зур. Авыру-мазар килгәнче, эшкәртеп калыйк, диләр. Килә генә күрмәсен берүк. Үзебез үрдәкләрне, бройлерны эшкәртеп, зур суыткычка тутырып куйган идек. 30га якын казны урнаштырырга урын юк әле. Шуңа күрә аптырап торабыз. Бүгеннән үк тотынырга кирәк югыйсә. Башка елларны алты-җиде хатын, көн саен, чиратлашып, өмәгә йөри идек. Быел ике-өч кеше генә җыелабыз. Иртәрәк башласак та, акрынрак эшләргә туры килә, – диде Зәлифә Мостафина.

Әлмәт районының Бишмунча авылында вазгыять тыныч булса да, халыкка шулай ук кош-кортларны тиз арада суеп, эшкәртергә кирәклеген әйткәннәр.

– Бездә күп кеше кош-корт асрый. 50–70 баш каз асраучылар да бар. Шулай да күпчелеге, үзләре өчен дип, 20–30 каз алып үстерә, – ди биредә яшәүче Лилия Купаева. – Җыелышып каз йолкулар башланды, чөнки кош гриппы белән куркыталар. Шунлыктан халык ашык-пошык тотынды инде. Башка елны бу вакытларда «әле иртәрәк була» дип әйтә идек. Саклау белән проблема бар. Башка елларны келәттә тә тора иде. Быел алай саклар өчен һава торышы юк бит. Уен-көлке, сыйлы табын белән бәйрәм формасында да үткәрү нияте бар. Анысы кар төшкәч булыр инде, Алла боерса.

Кукмарада яшәүче укучыларыбызга да шалтыратып, хәлләрен белешеп алдык. Алар әйтүенчә, районда тыныч. Халык аз-азлап кына үстергән казларын шулай ук эшкәртә башлаган икән.

«Бездә булмас, дигән ышаныч юк» 

Күп булмаса да, әле бүген дә кышын йомырка салыр дип, тавыклар сатып алучылар бар. Мондый сатучылар җирле үзидарә башлыкларының аерым игътибарында тора. Белгечләр, кош-корт сатып алган очракта, ветеринария документын һичшиксез сорарга кирәклеген кат-кат искәртә. Бүген контроль, кисәтү эшләре республиканың һәр районда да бара.

– Югары Мактама авылында «Ак канат» дигән каз фермасы бар безнең, – ди шул ук Әлмәт районыннан Лилия Купаева. – Бик күп кешеләр кош-кортны шуннан сатып ала. Әле бер ай элек кенә үзебез дә шуннан алып кайттык. Өч айлык казларны арзан бәядән күпләп сатулары да, бәлки, шул кош гриппыннан куркуга бәйле булгандыр. Яхшы гына үсә үзләре, Аллага шөкер.

Балтач районында да сатарга түгел, үзләре өчен дип казлар асраучылар күп.

– Каз үстерү җиңел хезмәт түгел. Бәбкә чагыннан ук карап үстергән кошларының бәрәкәтен күрсен дип, халыкка озакка сузмыйча аларны эшкәртергә киңәш иттек, – ди Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов. – Быел бер-ике атна иртәрәк эшкәртергә туры килсә дә, зыян юк: казлар өлгерде инде. Аннан зыян булмас, дидек. Юкка чыкканчы, ризык булса, яхшырак бит. Авыруның кайдан килеп чыгасын белеп булмый. Республиканың өч районында бар икән, бездә булмас, дигән тулы ышаныч юк. Шуңа күрә халык ветеринария хезмәткәрләренең сүзләренә колак салсын иде. Без үз ягыбыздан барлык эшләрне эшләдек.

Р.S. Сишәмбе көнне «Залесный» агрофирмасында кош гриппы булуы ачыкланды. Бу юлы күркәләр зыян күргән. Авыру чыганагы кыр үрдәкләре булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.

Зөһрә Садыйкова

 

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин:

– Әлеге вакытта Буаның ике авылында, Мөслим, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнары авылларында карантин игълан ителде. Дүрт очракта авыру чыганагы – кыргый үрдәкләр. Шуңа күрә хәзер без халыкка каз-үрдәкләрен чыгарып йөртмәскә, кар яуганны көтмичә, тиз арада эшкәртергә киңәш итәбез. Хәзер бөтен кешедә дә зур-зур ларлар, туңдыргычлар бар. Үзләренә дигәнен шунда саклауга куярга, сатарга дигәнен ярминкәләргә китереп сатарга мөмкин. Күчтәнәчкә дигәнен биреп җибәрергә кирәк. Бу – мәҗбүри чара. Халык бездән: «Кыр үрдәкләре җәйләде бит инде бездә. Ник ул вакытта кошлар авырмады», – дип сорый. Алар бездә җәйләгән кыргый үрдәк түгел, ә җылы якларга очучылар. Бүген илдә ун төбәк кош гриппы буенча имин булмаган булып санала. Мәсәлән, Чиләбенең кыргый үрдәкләре җылы якларга очып барган җиреннән бездә утырып, хәл җыя. Алар – вируслы үрдәкләр. Безнең республикага шулар таратты да инде.

Халык арасында, тикшерүчеләр килеп, суеп өлгермәгән сәламәт казларны да юк итәләр икән, дигән сүзләр таралган икән. Бу чынбарлыкка туры килми торган имеш-мимеш кенә.           

Кош гриппыннан зыян күрүчеләргә килгәндә, аларга компенсация түләнәчәк. Аның суммасы үсеп җиткән каз хисабыннан чыгып исәпләнеләчәк. Әлегә төгәл бәясе билгеле түгел.


Фикер өстәү