Марат Кәбиров: Кеше башкаларның үзеннән әйбәтрәк яшәгәнен күреп өзгәләнә

Бер карасаң, бүген без шул тиклем рәхәт яшибез. Ни теләсәң, шул бар. Болконга чыгып кына карасаң да күренеп тора: кешеләр матур киенгән, хәтта бомжлар да кемнәрнеңдер искергән затлы пинжәген эләктергән. Подъезд алларында – чүп итеп чыгарып ташланган өстәлләр, диваннар, шифоньерлар. Кертеп куйсаң, алар әле тагын әллә ничә ел буена торырга мөмкин. Тик аларны чыгарып ташлаганнар, димәк, яңаракны, затлыракны алганнар. Боларына борылып караучы да юк. Беркемгә дә кирәкми. Өй, яки фатир көйләгәндә дә кеше бүген матурлыкка омтыла, сыйфатлы булсын дип тырыша.

Тамак туклыгын әйтеп тә торасы түгел инде. Ачлык проблемасы тулысынча хәл ителде, дисәң дә ярыйдыр. Бүген без кибетләрдән бик назланып кына ризык алабыз. «Срок годности» дигәнен тикшерәбез. Нинди бренд чыгарганын карыйбыз. Безгә сыйфатлы, затлы ризык кирәк. Ач кеше алай кыланмый. Без туйдык. Ризыкны без ачлыктан котылыр өчен түгел, ә эч эзләнүен басар өчен алабыз. Ну, нәрсәдер ашыйсы килә – юк, аны түгел, моны да түгел… нәрсәдер инде шунда… Нәрсә икәнен үзебез дә белмибез… Аны алып карыйбыз, моны… Ашказаны зәвыгына туры килердәен эзлибез…

Күңел таләбен канәгатьләндерү проблемасы да юк. Спектакль кирәкме – рәхим ит. Ниндиен телисең? Кино карыйсыңмы? Әйдә! Кинотеатрга барып та торасы юк хәтта. Интернет аша кара. Түләүлесе дә, түләүсезе дә тулып ята. Китап укыйсың киләме? Бушлай китапханәләр сине генә көтеп тора. Анда таба алмасаң, китап кибетләреннән йөкләп ал. Кәгазь китап кирәкме? Заказ гына бир – өеңә китереп җиткерәләр. Монсы миңа аеруча шатлык, чөнки элек су буе чиратларда торып та коры калган бар иде. Китап кибетләрендә чират иде элек. Мин моны бик зарланып та әйтмим, чөнки әнә шундый чиратларда әдәбият сөюче кешеләр белән танышырга, аралашырга, үзара мөнәсәбәтләрне дәвам иттерергә мөмкинлек була иде.

Бүген бернәрсәгә чират юк. Кешеләрнең тамагы тук, өсте бөтен.

Авыл җирендә дә шулай. Элек печән чабып интегә торган идек. Чабасың, инде җыям гына дигәндә яңгыр сибәләп китә, әйләндерәсең, киптерәсең, тагын яңгыр, тагын киптерәсең… Чүмәләгә салгач та, кабат таратып киптергән чаклар була. Аннан соң өйгә кайтара алмый җәфаланасың. Колхозда тракторлар аз, кеше күп – үз чиратыңны көтеп, ярты гомер уза. Хәзер алай түгел. Печән кирәк икән, аны сатып алырга да, бакчада үстерергә дә мөмкин. Хөррият, кыскасы.

Утын өчен пыр туза идек. Урманчы белән килешәсең, моның өчен берничә көн урманчылык эшенә чыгасың. Шуннан ул сиңа урын күрсәтә, чүкелгән агачларны кисәсең. Күп вакыт бу аркылы пычкы белән була. Кыскасы, җан тиреңне чыгарасың инде. Хәзер рәхәт: утын кирәк икән, турап-ярып, өеңә китереп бирәләр. Ул бик кирәкми дә, чөнки бөтен авылларда да диярлек газ кергән. Өеңне җылыту өчен кранны борып шырпы сызу да җитә.

Су да шулай. Элек суны авыл читендәге чишмәдән көянтәләп ташыганнар. Шунда егетләр кызлар белән танышкан. Су юлы турында җырлар барлыкка килгән… Безнең чорда инде су колонкалары авылга кергән иде. Анда да җәйләрен чират була, суга чыгучылар үзара гәпләшеп, авыл яңалыкларын сөйләшеп тора, кайберләренә су җитми дә кала иде. Көн эссе, чишмә берәү – кешеләр күп, бидонлап ташыйлар. Гаҗәп түгел инде. Бүген су бар кешегә дә җитә. Ул өйгә кергән, махсус җайланмалар җылытып та бирә. Гел шәһәрдәге кебек инде…

Бүген кеше рәхәт яши. Үткәннәр белән чагыштырып карасаң, бигрәк тә. Хәзерге уртача кеше күргән рәхәтлекләр элеке заман ханнарының да төшенә кермәгәндер. Бүгенге уңайлыкларга патшаларның да хыялы җитмәгәндер.

Ә без зарланабыз…

Сәбәбе гади генә бугай аның. Кеше бит ул үзе начар яшәгәнгә  зарланмый. Ул башкаларның үзеннән әйбәтрәк яшәгәнен күреп өзгәләнә. «Менә мин дә эшлим, ул да эшли. Мин ничек яшим дә, ул ничек яши!» – дип уйлый. Кеше күңеле һәрвакыт гаделлек эзли. Ә тормышта гаделлек юк. Кешеләрнең аңы, хис-тойгысы, дөньяны кабул итү мөмкинлекләре төрлечә икән, алар үзләре дә бер дәрәҗәдә була алмый. Шуңа күрә башкалар тормышына, аларның үзенә дә, сүзенә дә карамыйча, үзеңчә яшәргә кирәктер. Кояштан көнләшеп кенә кояш булып булмый бит. Һәркемнең – үз офыгы. Һәркемнең – үз мөмкинлекләре. Һәркемнең – үз тормышы, ниһаять.

Читтән караганда бәхетле булып күренгән кешеләр дә ул бәхетнең ни бәягә төшкәнен бары тик үзләре генә белә. Бәлки, алар да безгә көнләшеп карыйдыр әле. Кеше бәхетен үзеңнеке итеп булмый. Уртак бәхет тә юк. Бөтен кешегә дә ярый торган бәхет булмый.

Марат Кәбиров


2 фикер

  1. Моннан ярты гасыр элек бераз бергә эшләгән иптәшем белән очрашкан идек. Шактый озак гапләшеп утырганда шаккатырды:
    — Көнләшәм мин синнән.
    — Нәрсә ягыннан көнләшәсең соң инде?
    — Синең беркайчан да, беркемнән дә, бернинди проблема буенча да көнләшә белмәвең көнләштерә…
    Ни әйтәсең инде моңа? Шулай да җавабын таба алдым:
    — Көнләшерлек башка бернинди сыйфатым да булмагач, көнләшер өчен монысы да ярап куядыр инде.

  2. Хөсетлекнең беренче чиратта шул «чир» иясенә, аның сәләмәтлелегенә зыянлы икәне һәркем өчен дә билгеле түгел шул.

Җавап Отменить ответ