Ирада Әюпова Октябрь революциясенең 103 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанда яшәүчеләрне газета аша 7 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Октябрь революциясе көне белән котлады. Анда болай диелә:

“7 ноябрьдә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 103 еллыгы билгеләп үтелә. 1917 елның көзе дөнья тарихы барышына борылыш кертә. Ул социаль һәм милли тигезлек, дөньяны һәм алдынгы мәдәниятне тамырдан үзгәртү хыялларына нигезләнгән Россия цивилизациясе үсешенең яңа этабын башлап җибәрә. Быел 100 “яшен” тутырган ТАССР – башлыча нәкъ менә шушы социаль һәм мәдәни инкыйлаб нәтиҗәсе. Без үткәнебезне инкарь итмәскә тиеш. Иң мөһиме – тарихыбызның шушы катлаулы этабыннан сабак ала белү.

Бүген Татарстан – Россия Федерациясендә иң алга киткән төбәкләрнең берсе. Без, узгандагы уңай тәҗрибәгә таянып, үзебезнең үсеш юлыннан ышанычлы төстә алга баруны дәвам итәбез.

Үткәндәге вакыйгалар һәм Татарстан халкына төшкән авырлыклар турындагы хәтер-хатирәләрнең буыннар арасындагы рухи элемтәләрне ныгытуына, халкыбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләү, җәмгыятьтә тынычлык-татулыкны ныгыту, кешеләребезне республика файдасына яңаны булдыру юлындагы башлангычларга рухландыруына иманым камил. Бу көнне билгеләп үтү безгә үткәннәребезгә һәм күп буыннар казанышларына ихтирам билгесе күрсәтү мөмкинлеге бирә. Барчагызга да иртәгесе көнгә ышаныч, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!”


Фикер өстәү