АКШның яңа президенты билгеле булды

Сайлаучыларның 270 тавышын җыеп, демократик партиядән Джо Байден Америка президент сайлауларында җиңде, дип хәбәр итә CNN.

Байденның җиңүе турында шулай ук AP һәм Fox News игълан итте. NBC Байден 273 сайлаучы тавышын җыйган, дип хәбәр итә. Шул ук вакытта җиңү өчен 270 тавыш җитә. Трамп өчен сайлаучыларның 213 тавыш биргән. Байденга җиңүне Пенсильвания штаты тәэмин итте.

Элегрәк Трамп үзенең сайлауларда  җиңүен белдергән иде. Twitter аның белдерүен «фейк» дип билгеләде. Шул ук вакытта ММЧ Байденның җиңүе турындагы хәбәрләрне андый тамга белән билгеләмәде, гәрчә рәсми рәвештә нәтиҗәләр игълан ителмәсә дә.


Фикер өстәү