Даруханәләрдә дарулар бетүгә ни сәбәпче?

Даруханәләрдә дарулар бетүгә үзебез дә сәбәпче булмадыкмы икән? Даруханәгә бер дару алырга кергәч, аңа өстәп, тагын берничәне алмыйча чыкмыйсың. Дару рекламалаганда провизорлар да сандугач кебек сайрый. Алмас җирдән алырсың. Юкса дару конфет түгел, аны кирәге чыгар, бәлки, дип ник җыярга?! Салкын акыл соңрак килә шул.

Районнар – Казаннан, Казаннар Мәскәүдән эзли

Быел фәлән дару әйбәт икән, шуны эчеп кенә терелдем, алып куегыз, дип киңәш бирүчеләр артты. Ковид кебек албасты бөтен дөньяны дер калтыратып торганда, беркатлы адәм баласы ул сүзләргә ышана һәм танышын терелткән препарат аңа әҗәл даруы кебек тоела башлый. Кара көнгә дип, әйбер алып кую күбебезнең канына сеңгән. Әле кайчан гына көндәлек өчен кирәкле азык-төлек җыеп, кибет киштәләрен бушатканнар иде. Соңгы арада даруханә киштәләре шактый ук бушады. Гап-гади градусник эзләп, ярты Казанны ураучылар бар. Мин дә, томау төшкәндә борынга тамыза торган гриппферон эзләп, байтак юл уздым. Йортыбыз янындагы даруханәдә эшләүче провизор ханым: «Күптән юк инде, – диде. – Арбидол да юк…» Даруханәдә парацетамолның да 120 сумлыгы гына калган. Аны ниндидер өстәмә витаминнар кушып чыгарганнар. Гриппферон эзләп, даруханәләргә сугыла-сугыла, җәяү атладым. Дүртенче тукталышка җиткәч, җиденче даруханәдә таптым. Ул арада 20, 67, 82 сумлык парацетамолларга юлыктым…

ОРВИдан, ковидтан дәвалану өчен кулланылучы дарулар кытлыгын район халкы да сизә башлаган. Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы кешеләре кайбер препаратларны Алексеевск районыннан алып кайта икән. Буа районы халкы Казанга баручыларга заказ бирә булып чыкты. Лаешта яшәүчеләр дә шулай итә. Бу көннәрдә вазгыять шундый: районнар – Казаннан, Казаннар Мәскәүдән дару эзли. Даруханәләрдә ковидтан дәвалану өчен кулланылучы препаратлардан тыш, яшәү өчен мөһим дарулар исемлегендәгеләр дә юкка чыккан. Ташламалы рәвештә бушлай бирелүче  гормональ даруларны акчага да таба алмыйсың.

Үпкә чирләрен дәвалауда кулланылучы дарулар да, антибиотиклар да таба алмыйсың. Кирәкле дарулар булмауны диабет белән авыручылар да үз җилкәсендә татыды. Моның беренче сәбәбе – пандемиягә бәйле кризис һәм кешеләрнең чирдән ничек тә сакланырга тырышуы. Запаска дару җыю – шуның бер мисалы. Даруханәдә дару беткән саен яңасы кайта, ләкин башка хак белән. Россия даруханәләрендә дару бәясе ел башыннан 10,9 процентка арткан. Экспертлар моны үзебездә эшләнгән даруларның төп нигезен чит ил субстанциясе тәшкил итүе һәм аларга бәйлелек барлыкка килү белән аңлата. Икенчедән, быел дарулар махсус маркировкалау үтә башлады. Дару, эшләнгән көннән сату киштәсенә үтеп кергәнче, бик күп юл уза. Маркировкалау системасы һәр даруны, аңа куелган бәяне контрольдә тотарга булышырга, кулланылышка ялган дарулар керүдән сакларга тиеш иде. Тик маркировкалау процессы шактый озакка сузылганлыктан, дарулар даруханәгә тиз генә килеп җитә алмады.

– Монда, әлбәттә, даруларны маркировкалау системасы роль уйнамыйча калмады, – ди Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов. – Маркировкалауны шушы көннәрдә Россия Хөкүмәте карары белән вакытлыча туктатып тордылар. Хәзер иң мөһиме: дару җитештерүчеләр белән актив эш алып бару. Халык та, киләчәктә кирәге чыкмый калмас дип, дару җыюдан туктасын иде. Саклану вакыты чыккач, бозыла ул. Бездә шактый даруны чит ил субстанциясеннән ясыйлар. Аның да гел булып торуы кирәк. Ковид инфекциясе белән авыручылар азайгач, препаратларга ихтыяҗ да  кимеячәк. Дарулар җитмәү Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә күзәтелә.

Өйгә китереп бирәчәкләр

Инде хәбәр иткәнебезчә, 2 ноябрьдә Россия Хөкүмәте ковидтан өйдә дәваланучыларга даруларны бушлай бирү турында карар чыгарды. Кукмара районы үзәк хастаханәсе баш табибы Равил Халиев: «Коронавирус инфекциясе белән авыручыларга кайбер дарулар бушлай бирелә башлагач, кеше шул препаратларны гына алачак, үзенә кирәкмәгәнен җыймаячак, ул да дарулар кытлыгын киметергә булышачак», – дигән фикердә. Россиядә бу максатлар өчен 5 миллиард сум акча бүленсә, шуның 146 миллион сумы Татарстанга күчерелә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева әйтүенчә, ковидтан амбулатор дәваланучыларга бушлай җибәреләчәк дарулар исемлеге билгеләнгән инде. Аңа гормональ, вируска каршы торучы, кан сыеклагыч дарулар, кайбер антибиотиклар керә. Республикада хәзер бу җәһәттән дару җитештерүчеләр, поставщиклар белән контракт төзелә. Сырхауларга бушлай дарулар ноябрь уртасыннан бирелә башлый. Аларга рецептны участок табибы яза һәм аны даруханәдән аласың. Мөмкинлеге булмаганнарга препаратларны сырхауханә хезмәткәре яки волонтер китереп бирергә тиеш.

Республикада тиздән дарулар белән дистанцион сәүдә итүче электрон даруханә дә оештырылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ул урнашачак бинаны барып карады. Дистанцион сәүдәдә курьер хезмәте дә карала. Ул сораган даруларны өйгә китереп бирәчәк. Рөстәм Миңнеханов мондый складларны зур шәһәрләрдә һәм районнарда булдыру кирәклеген дә әйтте.

– Кешегә үзенә кирәкле препаратны тиз арада, мәшәкатьсез алу мөмкинлеге тудыру безнең өчен бик мөһим, – диде Президент.

Үз белдегең белән дәвалануның азагы аяныч

Көзгә кергәннән бирле, үзенә үзе диагноз куеп, танышы әйткән дарулар белән дәваланучылар күбәйде. Бу зур проблемага әйләнде. Аның азагы бик аяныч булырга мөмкин, дип кисәтә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының  баш терапевты Диана Абдулганиева.

Әйтик, берәү коронавирус инфекциясе белән авырый. Аңа табиб билгеле бер схема буенча дарулар билгели.  Сырхау чирдән савыга һәм әлеге схеманы башкаларга да тарата. Белгеч фикеренчә, болай эшләргә һич ярамый. Беренчедән, һәркемнең организмы үзенчә. Икенчедән, чир төрле кешедә төрлечә уза: җиңелчә, уртача һәм бик авыр. Хәтта җиңелчә формасыннан дәваланганда да, белгечләр өч төрле схема куллана. Кешенең яше, хроник чире, гәүдә авырлыгы – барысы да исәпкә алына. Ковидка каршы кулланылучы даруларны бүтән  препаратлар белән кушып эчкәндә, организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин. «Ковидны 14 көн эчендә җиңеп була, дөрес дәваланмаганда, ул еш кына пневмониягә әйләнә», – ди баш терапевт.

Казан дәүләт медицина университетының йогышлы авырулар кафедрасы доценты Ирина Кравченко да: «Быел көз айларында тирән тын юллары вируслы инфекциясе белән авыручылар азрак булыр дип уйладык, өметләр акланмады, – ди. – Кайбер кеше авырый башлауга даруханәгә йөгерә, атна буе авырып та, сырхауханәгә бармый. Вакытында диагноз куелмый, чир лабораториядә ачыкланмый. Ковид икән, ул башкаларга да таралачак. Белер-белмәс дару эчү зыян китерә. Ковидны бер төрле дәвалыйлар, гадәти грипптан бөтенләй башка дарулар кулланыла. Белгечкә мөмкин кадәр тизрәк күренеп, диагнозны раслатканда, чир гаиләгә дә, бергә эшләүче хезмәткәрләргә дә таралмаячак».

Ирина Кравченко әйтүенчә, чирдән саклану өчен, вируска каршы дару эчүдән тыш, битлек, пирчәткә кияргә, дистанция сакларга да кирәк. «Пандемия башланганда коронавирус инфекциясен 65 яшьтән өлкәннәр авыр кичерә дип әйтә идек. Хәзер аның белән яшь-җилкенчәкләрнең дә, балаларның да, сабыйларның да авыруын күрәбез», – ди белгеч.

Кеше ни өчен үзенчә дәваланып, чирне җиңәргә тырыша соң? Моның сәбәпләре күп, әлбәттә. Сырхауханәдә табиблар җитми, шуңа күрә аларга ярдәмгә медицина уку йортларында белем алучы студентларны чакыралар. Тик чиратлар кимеми. Авылларда фельдшерлар авырулар янына көне-төне чаба.

– Пандемия чорында эшебез икеләтә-өчләтә генә түгел, бишләтә артты, – ди Буа районының Кайбыч авылы фельдшеры Дания Ваһапова. – Өйгә йокларга гына кайтабыз. Анда да тыныч йоклау юк, төн уртасында тагын чакырырга мөмкиннәр.

Шәһәрдә белгечнең өйгә килгәнен икешәр көн дә көтәргә туры килә. Чакырулар күп булганга, «ашыгыч ярдәм» дә вакытында килеп җитми. Аны белгечләр, тын кысылганда, температура берничә көн 38,5 градус торганда, хәл бик  каты авырайганда гына чакырырга киңәш итә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы баш пульмонологы Александр Визель дә, табибтан башка дәваланмаска, дарулар белән бик сак эш итәргә өнди.

– Авырый башлауга антибиотикларга үрелмәсеннәр иде, – ди ул. – Болай эчкәндә инфекция бетми, эчкә үтә. Инфекция эләккәч, аның белән организм үзе көрәшергә тиеш. Антибиотик шул мөмкинлекне бетерә. Табибны тыңларга кирәк, даруханәдә эшләүчене түгел. Үзем дә даруханәдә интерферон-альфа сораганым бар. Миңа интерферон бирәләр, ул альфа түгел. Медицина белеме булмаган кеше, нәрсә бирсәләр, шуны алып китә. Вирус борынга, авызга эләгә. Аларны һәрдаим чиста тотса, беркем дә авырмас иде. Урамнан кергәч, кулны, битне юарга, авызны чайкарга, борын куышлыгын  су белән юдырырга, битлекне ташларга кирәк. Озак кулланылган битлек тә чир таратучы булырга мөмкин. Хәзер бик күп кеше дәваны интернеттан эзли. Киңәш бирүчеләр белән дөнья тулган, алар ни генә сөйләми. Ул сүзләргә ышанмагыз, социаль челтәрләрдә киңәш биреп утыручыларны бары ике нәрсә кызыксындыра: күбрәк лайк җыю һәм форсаттан файдаланып, товар сатып акча эшләү.

Фәния Арсланова

Фикер

Фәридә Яркәева, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары:

– Коронавирустан дәваланганда кулланыла торган антибиотик, вируска каршы препарат, кан оешмасын өчен кулланыла торган даруларга ихтыяҗ арткан. Халык аларны күрше киңәше белән запаска алып куярга тырыша. Сезнең күршегезгә, туганыгызга һәм якыныгызга билгеләнгән дару башка пациент өчен бөтенләй туры килмәскә мөмкин, чөнки препаратларны хроник авыруларны, яшьне һәм гәүдә авырлыгын исәпкә алып сайлыйлар. Шуңа күрә ихтыяҗ тудырырга кирәк түгел.


Даруханәләрдә дарулар бетүгә ни сәбәпче?” язмасына фикерләр

  1. Коронавирус белән авыручылар санын яшерүнең нәтиҗәсе дип беләм дарулар кытлыгын. Бәяләр котырып арта..1300 сумнар тирәсе торган фраксипаринны бүген Казанда 5000 гә дә табу кыен.

Фикер өстәү