Уңышка ирешәм дисәң, Аллаһны ешрак зикер ит

Бер кеше Аллаһ рәсүленнән (с.г.с.): «Намаз укучыларның кайсысы иң зур әҗер-савапка ирешә?» – дип сораган. «Аллаһы Тәгаләне иң күп зикер иткәне», – дигән Пәйгамбәребез. «Ә ураза тотучыларның кайсысы иң зур әҗер-савапка ирешә?»  «Аллаһы Тәгаләне иң күп зикер иткәне». Шуннан бу кеше зәкят, хаҗ һәм сәдака турында сораган. Аларның һәрберсенә Аллаһ рәсүле: «Аллаһы Тәгаләне иң күп зикер иткәне», – дип җавап биргән. Моны ишетеп торган Әбү Бәкер Гомәргә (Аллаһ алардан риза булсын): «И Әбү Хәфс, Аллаһыны зикер итүчеләр бөтен әҗер-савапка ия була икән», – дигән. Аларга Пәйгамбәр: «Әлбәттә!» – дигән. Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән без бу очрашуыбызда зикер һәм аның фазыйләтләре турында сөйләштек.

– Зикер ул – Аллаһы Тәгаләне искә алу. Кодси хәдистә Ул: «Мине күңелендә зикер иткән кешене Мин дә эчтән зикер итәрмен, ә Мине башкалар алдында зикер иткәнне Мин алардан да яхшыраклар – фәрештәләр алдында зикер итәрмен», – ди. Бер кеше Пәйгамбәребез (с.г.с.) янына килеп: «Йә Рәсүлулла, фарыз гамәлләрдән соң ислам динендә иң саваплы гамәл ул кайсы?» – дип сорый. Рәсүлебез аңа: «Телең Аллаһны искә алудан кипмәсен», – ди. Ягъни Аны гел искә алып торырга куша. Галимнәр бу мәсьәләгә бик игътибарлы булып, Раббыбызны гел искә алырга тырышканнар. Хәдистә килгәнчә, уңышка ирешү өчен, Аллаһыны ешрак зикер итәргә кирәк.

– Зикер ни рәвешле кылына?

– Пәйгамбәребез әйтеп калдырганча, Аллаһның яраткан дүрт сүзе бар, кайсыннан башласаң да зыяны юк. Алар – «сөбханаллаһ», «әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу әкбәр» һәм «лә иләһә илләллаһ». Бу сүзләрен барыбыз да белә, аларны әйтүнең бернинди дә авырлыгы юк. Аллаһны истигъфар белән дә искә алып була. Истигъфар ул – тәүбә итү, Аллаһтан гафу итүне сорау. «Әстәгъфируллаһ» дип әйтү истигъфар кылу да, зикер әйтү дә була. Һәр зикердә мәгънә бар. Әйтик, сөбханаллаһ сүзе Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелектән пакь дип тәрҗемә ителә. Әлхәмдүлилләһ – барлык мактаулар бер Аллаһы Тәгаләгә. Аллаһу әкбәр – Аллаһ бөтен нәрсәдән дә Бөек. Лә иләһә илләллаһ – Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга лаеклы Зат юк. Зикер әйтүче кеше бу сүзләрне мәгънәсен белеп, күңеле белән дә әйтергә тиеш. Иң саваплы зикер – күңелдән чыкканы. Күңеле гафил булып, тел белән генә әйтә икән, ул да саваплы, әмма ләкин күңелгә ияреп тел белән әйтсәң, әҗере дә күбрәк.

Иманның яртысы – сабырлык

– Аллаһы Тәгалә, шушы гамәл турында уйлану зикер була аламы?

– Аллаһы Тәгалә «Гыймран» сүрәсенең ахыргы ун аятендә Аны искә алучылар турында, алар утырганда да, баскан һәм яткан килеш тә искә ала, ди. Кайбер галимнәр моны, намаз, ди, икенчеләре, Аллаһ турында фикерләү, ди. Кеше бу дөньяга ни өчен килүе, Раббыбызның аны бар итүе, кылган гамәлләре, кыямәт көнендә Аллаһ каршында җавап бирүе хакында һәрдаим фикер йөртергә тиеш.

– Намаз да зикергә керәдер?

– Коръәндә Аллаһы Тәгалә аны иң олы зикер дип атый. Муса галәйһиссәлам Аллаһ белән очрашканда, иң беренче Ул аңа, Мине искә алыр өчен намазны торгыз, ди. Намаз укучы кеше Аллаһны искә алучы булып чыга. Хәтта кайбер галимнәр дин, Аллаһ ризалыгы өчен эшләнгән саваплы гамәлләрне дә зикергә кертә. Бу шул ук дин гыйлемен өйрәтүчегә дә, Аллаһ ризалыгы өчен хәләл кәсеп белән шөгыльләнүчеләргә дә кагыла. Гыйлем мәҗлесләре дә зикер әйтүгә кайтып кала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд бер хәдисендә: «Әгәр дә кешеләр берәр җиргә Аллаһы Тәгаләне искә алу өчен җыелсалар, аларны һичшиксез фәрештәләр урап алыр, аларга рәхмәт һәм тынычлык иңәр һәм Аллаһ аларны Үзе тирәсендә булганнар янында искә алачак», – ди. Коръән уку да – зикер кылу. Аллаһка якынаерга теләсәң, Коръән укырга кирәк. Коръән укумы, әллә «сөбханаллаһ», «әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу әкбәр», «лә иләһә илләллаһ» дип әйтү саваплыракмы дип сорыйлар. Әгәр дә зикер урынлы булса, анысы саваплырак. Намазны укып бетергәч, утыз өчәр тапкыр сөбханаллаһ, әлхәмделилләһ, Аллаһу әкбәр дип әйтеп тәсбих тартабыз. Бу вакытта иң саваплысы – тәсбих тарту. Пәйгамбәребездән килгән зикер-догалар да бар. Әйтик, кеше төчкергәннән соң әлхәмделилләһ дип әйтеп куйса, ул да – зикер. Иртән өйдән чыгып киткәндә һәм кайтып кергәндә укыла торган, мәчеткә кергәндә әйтелгән һәм башка догаларны да галимнәр Аллаһы Тәгаләне зикер итүгә кертә.

– Тел белән әйткәндә бик җиңел, ә кыямәт көнендә үлчәүдә авыр булган ике сүз бар ди. Алар кайсы сүзләр икән?

– Пәйгамбәребез әйтеп калдырганча, сөбханаллаһи үә бихәмдиһи (Аллаһыга мактау һәм Аны данлау булсын) һәм сөбханаллаһил-газыйм (Бөек Аллаһыга мактау булсын) дию тел өчен җиңел, ә үлчәүдә авыр була торган сүзләр. Пәйгамбәрнең үзенә салават әйтү дә зикергә керә. Кем миңа бер салават әйтә, ул кешегә Аллаһы Тәгалә унны әйтер, ди.

Ир намаз укуга каршы булса, казага калса, тырнак буялса, намаз кабул буламы?

– Зикерне ничә тапкыр кабатларга кирәк?

– Намаздан соң утыз өчәр тапкыр әйтәбез. Һәр иртә йөзәр тапкыр сөбханәллаһи үә бихәмдиһи дип әйтү саваплы. Күбрәк әйткән саен яхшырак. Әмма чикләнгән зикердә, әйтик, шул ук тәсбих тартканда, төгәл итеп әйткәндә саваплы була. Әстәгъфируллаһны күбрәк кабатлаган саен, гөнаһларың да күбрәк юыла. Йөрәге гөнаһлар белән караңгыланган кеше күп итеп зикер әйтә алмый. Һәр мөселман көненә кимендә йөз тапкыр «Ләәә иләәһә илләллааһу Мүхәммәдүр-расүүлуллаааһ» дип тәһлил әйтергә тиеш. Тик, Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтмешли, ашыгып-кабаланып, ләйлә-ләйлә дип әйтеп утырырга кирәкми. Мәгънәсен бозып әйтеп, киресенчә гөнаһка керүегез бар.

– Зикернең аерым исемнәре бармы?

– Гарәпләр озын җөмләләрне бер сүзгә әйләндергән һәм шулай исем булып кереп тә киткән. Тәсбих ул – сөбханаллаһ, тәкбир – Аллаһу әкбәр, тәхмид – әлхәмдүлилләһ, тәхлил – лә иләһә илләллаһ, истигъфар әстәгъфирулла дип әйтү.

– Мөхәммәд пәйгамбәр янгын вакытында тәкбир әйтә торган булган, имеш.

– Рамазан аенда бер әби шалтыратты. Төнлә сарайлар яна башлаган. Аның сарае уртада урнашкан икән. Шунда бу әби янгын сүндерүчеләрне чакырган да, чыгып, «Аллаһу әкбәр» дип әйтә-әйтә, Аллаһтан ярдәм сорап бертуктаусыз йөри башлаган. Шунда янгын сүндерүчеләр ишетеп алып, «сихерләп» йөрмә әле, дип әйткәннәр. Иртән моңа, чынлап та «сихерләдең» бугай, бер синең сарай янмады, дигәннәр. Аллаһы Тәгалә саклады мине, дип сөйләде ул. Утка каршы Пәйгамбәр дә шулай дип әйтә торган булган. Ут ул шайтан белән бәйле, тәкбир исә Аллаһ бөек ди әйтү һәм ул утны баса һәм утны сүндерергә ярдәм итә.

Дога кабул булсын өчен нишләргә?

– Фәрештәләр зикер кыламы?

– Фәрештәләр генә түгел, җәнлекләр, үсемлекләр дә зикер әйтә. Моның турында Коръәндә, кайсы гына җан иясе булмасын, алар Аллаһны искә ала, әмма сез аларны ишетмисез, күрмисез генә, диелә. Раббыбыз пәйгамбәргә ташларның, агачларның тәсбихларын ишеттерә иде. Кошларның зикер кылуын миңа үз күзләрем белән күрергә туры килде. Көз көне иде. Мәккәдә Кәгъбәтулла янында утырганда, кыргый казлар очып килделәр дә Кәгъбәтулла тирәли бер тапкыр әйләнеп, кабат юлларын дәвам иттеләр. Башка бер җирдән дә шулай әйләнеп алып очканнарын күргәнем юк.

– Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтү турында әйттегез. Аның да аерым сүзләре бармы?

– Аллаһы Тәгалә безгә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәламгә салават һәм сәлам әйтергә куша. Пәйгамбәргә салават әйтү ул – аңа хәер-дога кылу, Аллаһының рәхмәтен ирештерүне сорау. Намазда без аңа «Әллааһүммә салли галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхаммәд. Кәмәә салләйтә галәә ибрааһиимә вә галәә әәли ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Вә бәәрик галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә галәә ибрааһиимә вә галәә әәли ибрааһиим. Иннәкә хәмиидүм-мәҗиид» дип салават әйтәбез. Салләллаһу галәйһи вә сәлам яки әллаһүммә салли вә сәллим гәлә Мүхәммәд дип кыска гына итеп тә әйтергә була. Аллаһны зикер иткән, Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйкән кеше ике дөньяда да әҗер-савапларга ирешәчәк. Аллаһы Тәгалә Үзен искә алган кешене искә ала, Аны оныткан кешене калдыра.

 

Дилбәр Гарифуллина


Фикер өстәү