Татарстанда бер ир машина руле артында утырган килеш үлгән

Кичә 16 сәгатьләр тирәсендә Чаллының Машина төзүчеләр урамына полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар. Аларны машинада руле артында үлгән ирнең улы чакырткан. Бу хакта Челнинские известия хәбәр итә.

52 яшьлек шәхси эшмәкәр машинасында утырган килеш вафат булган. Туганнары сүзләренә караганда, ул йөрәге авыртудан зарланган, тик табибларга гына барып җитә алмаган.

Ирнең кинәт үлеме сәбәбе суд медицинасы экспертизасы нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак.


Фикер өстәү