Халык кими, эшсезлек арта

Россиянең Хисап палатасы яңа күңелсез саннарны игълан итте. Илдә халык саны кискен темплар белән кими. Үткән ел белән чагыштырганда кимү темплары 30 проценттан да күбрәккә көчәйгән. Хисап палатасы доклады быелның гыйнвар – июль айларында 316300 кешелек югалту турында сөйли.

Кимү бишенче ел рәттән бара икән инде. Югарыдагы санны карасак, ярты ел эчендә ярыйсы гына бер шәһәр юкка чыкканын күрәбез. Чагыштырыгыз: өлкә башкаласы булган Тамбовта 300 меңнән азрак кеше яши.
Илнең 78 төбәгендә туучылар саны кимегән, 68 төбәктә үлүчеләр саны арткан. Ил буенча тулаем алганда гыйнвар – июль айларында үлүчеләр саны туучылардан 1,4 тапкыр күбрәк. 2019 елда бу сан 1,2гә тигез. 41 төбәк илнең уртача күрсәткечен артта калдырган. Аларда үлүчеләр өстенлеге 1,5–2,4 тапкыр артыграк. Беренче 7 айда илдә 811700 кеше туган. Бу үткән елдагыдан 48700гә кимрәк. Үлүчеләр саны 1 миллион 130 мең кешегә җиткән. Үткән ел әлеге сан 1 миллион 70 мең генә булган.
Чит илләрдән килүче мигрантлар агымы халык кимүен 20,6 процентка каплаган, әмма эшләүчеләр саны 1,6 миллионга кимегән һәм 70,5 миллион гына калган. Шундый каршылык килеп туган: илдә эшләргә кеше җитми һәм бер уңайдан эшсезләр саны арта. Гыйнвар – сентябрь айларында эшсезлек күрсәткече 5,7 процент булган. Сентябрьнең үз күрсәткече – 6,3 процент. Бу 2012 елдан соң иң зур сан икән. Хисап палатасы илдә 4,2 миллион эшсез бар дип саный.
Федераль хөкүмәт октябрь аенда илдә халык саны кимү 2019 елгы белән чагыштырганда 11 тапкыр артыграк булачак дип фаразлаган. Федераль министрлар күзаллавы буенча быел россиялеләр 350 мең кешегә кимергә тиешләр икән. Бу сан бит инде беренче җиде айда ук тула язган. Иң күп кырылыш 2006 елда булган икән. Ул чакта Россия 373900 кешесен югалткан. Хәтерлик: шундый масштаблы югалтудан соң «Ана капиталы» дигән хикмәт уйлап табылды. Бу акча берникадәр җанлану тудырган иде. Әмма күрәбез: «капитал» инде безне коткармый.
Адагы елларга хөкүмәт фаразлары менә мондыйрак. 2021 елда – 290 мең кешегә, 2022дә – 238100гә, 2023тә – 189100гә, 2024тә 165300 кешегә кимергә тиешбез. Биш елда 1,2 миллион кешенең юкка чыгуын фаразлыйлар. Бары тик 2030 елда гына 10700 кешегә арту турында хыялланалар.
Илдә милли валюта курсының түбәнәюе мөһаҗирләр килүне туктатырга мөмкин. 2014 елгы финанс паникасында без бер күрдек бит инде: мигрантлар Россиядән китә башлады. Шуңа күрә чит илдән килүче эшче куллар хисабына икътисадны саклап булыр дигән өметләр дә сүнүгә таба бара.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү