14 хуҗалыклы авылда яшәүчеләр: «Чиялеккә юл кирәк!»

«Авылыбыз данлыклы Әнәктән ерак түгел. Аннан алты чакрымда урнашкан. Тик авылга яңгыр яуса да, кар яуса да, кереп булмый. Асфальт юл сорамыйбыз. Һич югы юлга таш җәйдереп булмасмы дип өметләнәбез. Ярдәм итә алмассызмы?» «ВТ»ның Инстаграм сәхифәсенә Актаныш районыннан шундый хәбәр килеп төште. Без шундук укучыбыз белән элемтәгә кердек.
Саҗидә Гыйләҗетдинова җәен авылда торып, берничә кышны Чаллыда чыккан. Әмма быел бер дә китәсе килми икән. Коронавирус куркыта, ди.
– Авылыбызны бик яратабыз. Бүген монда 14 хуҗалык бар. Шуның яртысында яшәүчеләр кышка да кала. Әле быел берничә әбине дә алып китмиләр дип ишеттем. Шәһәргә барасы килми. Карны эттерүче булыр әле, балалар кайта алыр дип торабыз, – ди 66 яшьлек Саҗидә апа. – Тик күңелгә корт керде: әллә Чиялек исәптә юк микән? Чөнки авылыбызның исеме язылган элмә такта да юк. Юл да юк. Алай дисәң, юл өчен акча бирелә дип тә вәгъдә иткәннәр иде. Җәй көне, көннәр әйбәт торганда, юл ярыйсы ул. Дөресрәге, без бу вакытта басудан йөрибез. Әле җәен бераз яңгыр явып китсә дә, түзәрлек. Басудан йөреп була. Ә менә күтәртелгән юлдан узам димә. Аеруча көзге пычракларда йөрерлек түгел. Юл юклыкны сәбәп итеп, безгә кибет тә килми хәзер. Элек киләләр иде. Азык-төлек сатучылар ике айга бер күренгәли. Чүпрәк сатып йөрүчеләре җәй килгән иде. Әнә шулай, шәһәрдән кайтучыларга ышанып яшәп яту.
Саҗидә апа Чаллыга йөреп эшләүче күршесе хакында да сөйләде. Ул, аптырагач, «УАЗ» алган. Иске Айманга кадәр шуның белән бара. Анда җиңел машинасына күчеп утырып, шәһәргә китә. Кайтканда тагын шул ук хәл. Кемдер авырып китсә, авылларында фельдшер да юк. Бар өметләре – авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтхановта. Районнан «ашыгыч ярдәм» машинасы килгәч, ул каршы ала; табиблар, аңа күчеп утырып, авылга керә икән.
– Авылдашларыбыз ярдәмчел. Бер гаилә булып яшибез. Себердән күчеп кайткан күршеләребезнең машинасы пычракта йөри ала. Алар да ярдәмгә килә. Ә менә янгын булса, эш харап. Бер елны керә дә алмадылар… – дип уфтана Саҗидә апа. – Бездә клуб та юк. Кечкенә авылга җырчылар да килми. Әле ярый, интернет тоташтырдылар. Күп кеше телефоннан яңалык укый, концерт карый. Газета таратучыбыз да юк. Юлы булмагач, кемнең укыйсы килеп торсын. Мин әле шулай да матбугаттан аерылмадым. Чаллыдагы адреска газеталар яздырдым. Аны җомга китерәләр. Балаларым авылга алып кайта. Пенсияләрне Пучыга барып алабыз. Анда бар да бар: почта да эшли, Сбербанк та.
Кеше аз дип тормыйлар Чиялектә. Кайбер күп кешеле авылларны сокландырып, бәйрәмнәр уздыралар. Читтә яшәүче якташлары да онытмый. Эштән арып, тормыш мәшәкатьләреннән туеп, кендек каны тамган урынга кайтып килергә вакыт табалар. Сабантуй да уздыралар, күңелле итеп табигатькә чыгып ял да итәләр. Үзара салым акчасын да җыялар икән. Авыл гына яшәсен! 500 сум акчадан бераз җыела. Аңа тимиләр. Кыш көне юлны кардан чистартырга, язын-көзен тигезләп торырга кирәк, диләр. Әле менә иганәчеләр ярдәме белән зиратларын төзекләндергәннәр. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачканнар. Быел сайлауны да зурлап уздырганнар. Гармуннар уйнап, урамга табыннар корып, самавырда чәйләр кайнатып, һәр килгән кешене тәмле ризыклар белән сыйлап җибәргәннәр. Авыл җирлеге башлыгы, әнә шулай итеп, биредә яшәүчеләрнең күңелен күрмәкче.
Без аның белән дә элемтәгә кердек. «Күпме эшләп, авылның исем тактасы булмавына үзем дә игътибар итмәдем, халык та берни әйтмәде. Авыл эчендәге урамга Центральная (Үзәк) дип исем тактасы элдек без. Нигәдер авыл исемен уйламаганбыз. Төзәтергә кирәк», – диде ул. Юл мәсьәләсе исә кыенрак:
– Юл проблемасын беләбез. Аның өчен акча булырга тиеш дигәннәр иде. Коронавирус аркасында ул эш тукталып торды, – диде Марсель Әхмәтханов. – Яз, көз, чынлап та, йөрерлек түгел. Узган ел урман кискәннәр иде. Утын ташучы машиналар юлны тагын да чокырлап китте. Алар артыннан Әнәк агрофирмасы ярдәме белән юлны тигезләттек. Тик пычрак вакытта җиңел машина үтә алмый шул. Халыкның читкә китәсе килми, авылда рәхәт. Үзебез дә Чиялек яшәсен генә дип торабыз. Әле менә күптән түгел скважина казыттык. Юл да булыр дип өметләнәбез.
Авыл халыкның өметләре акланыр төсле. Аларның гозерен Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттаховка җиткергәч, ул безнең белән бик җылы сөйләште.
– Чиялеккә халык белән очрашуга үзем бардым. Шулчакта ук, юл булыр, дип әйтеп кайттым. Авыл кешесе дөрес әйтә, юлга дип бирелгән акча бар ул. Әмма әлегә пандемия аркасында без ул акчага тия алмыйбыз. Хәлләр уңайлануга, авылга киләсе җәйдә юл салыначак! – диде район башлыгы.

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2020 елда Юл эшләре программасы буенча республикада 55,6 чакрым юл төзекләндерелгән, тимер юл аша үтүче 4 юл үткәргеч, 13 күпер салынган. 2021 елда 55,5 чакрым юл, 1 юл үткәргеч, 5 күпер төзеләчәк. Юлларны төзекләндерү Татарстанның Юл фонды акчасына үткәрелә. Киләсе елда да финанслау кимемәячәк, 2020 елда тотылган кадәрле сумма биреләчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү