11 ноябрь көнне иртәнге сәгать тугыздан 12.00 сәгатькәчә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү була.
Кабул итүне, түбәндәге адрес буенча, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Җәмәгать контрольлеге комиссиясе әгъзалары һәм белгечләр уздыра: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт,136нчы бүлмә.
Мөрәҗәгатьләрне шулай ук 11 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша калдырырга яки гражданнарны кабул итү көнендә, 9.00-12.00 сәгатькәчә, 8(800) 350-44-72 номерына шалтыратып сорауларны юлларга мөмкин.