Татарстанның тагын бер районында карантин игълан ителде

Яшел Үзән районында урнашкан «Залесный» агрофирмасы территориясендә кош гриппы аркасында карантин кертелде. Бу хактагы указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Шулай ук имин булмаган пункт чикләреннән 5 чакрымр радиуста, Яшел Үзән районының Олы Ключи, Олы Яке, Олы Карагуҗа, Якты Күл, Иваново, Соловьевка, Каратмән, Кече Карагуҗа һәм Кызыл Кармыш авылларын да кертеп, куркыныч яный торган зона билгеләнде.

Моннан тыш, имин булмаган территория чикләреннән 10 чакрым радиуслы күзәтү зонасына Бишнә, Олы Күлбаш, Уразлы, Кече Ключи, Бело-Безводное, Раифа Садовый һәм Местечко бистәләре, шулай ук Яшел Үзән районының Сентяк, Чирючи, Никольское, Маевка һәм Үтәнгеш авыллары кергән.


Фикер өстәү