Татарстанда тагын ике кешенең коронавирустан гомере өзелгән

Татарстанда яңа коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган. Шулай итеп, республикада Covid-19дан үлүчеләрнең гомуми саны 116га җитте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

1974 елда туган беренче вафат булган ир-ат хастаханәдән тыш пневмония белән госпитализацияләнгән. Ул хроник авырулардан җәфа чиккән.

1951 елда туган икенче ир-ат коронавирус йогышы белән хастаханәгә китерелгән, аның хәле пневмония булу аркасында катлауланган булган. Сәламәтлеге хроник авырулары кискенләшүе фонында начарланган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», – диделәр Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-11-2020/tatarstanda-koronavirustan-l-chel-r-sany-116ga-itte-5784550


Фикер өстәү