Алмаган белми, алданган белә

Пандемия аркасында бөтен төр өлкәләргә карата да шикаятьләр саны арткан. Белгечләр аеруча туристлык, транспорт хезмәтләренә бәйле мөрәҗәгатьләрне аерып күрсәтә. Шулай ук интернет-кибетләрдән товар сатып алганда алданган очраклар да алты тапкыр күбәйгән. Татарстанлыларның кредитларын түләүгә бәйле авырлыклары да күп икән.

– 2020 елда, узган ел белән чагыштырганда, туристлык хезмәте күрсәтүгә бәйле шикаятьләр ике тапкыр артты. Алар соңгы бер айда гына бераз кимеде. Моны аңлап та була, чөнки чикләүләр аркасында күпләр сәяхәткә бара алмый калды, – диде журналистлар белән очрашу вакытында Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова.

Билгеле булганча, әлеге хәлләргә бәйле рәвештә, Россия хөкүмәте аерым тәртипләр кабул итте. Быелның июленнән туристлык агентлыкларының килешүне өзү буенча ике юлы бар. Алар акчаларны кире кайтарып бирә яки аны башка турга алыштыра ала. Ләкин ул сыйфаты буенча алдагы тәкъдимнән бер дә калышмаска тиеш. Бәясе кыйммәтрәк булган очракта да, барлык чыгымнарны каплау агентлыклар бурычы булып кала. Мондый тәртип 2021 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак. Әгәр, мәсәлән, ниндидер сәбәпләр аркасында, алган юлламагыз буенча быел сәяхәт итә алмыйсыз икән, сез аннан киләсе елның декабренә кадәр файдалана алачыксыз. Дөрес, аерым категория кешеләренә (65 яшьтән өлкәнрәкләр, мөмкинлекләре чикле булганнар) карата башка төрле тәртип каралган. Килешүне өзәргә теләгән кешегә туристлык фирмалары акчаны 90 көн эчендә тулысынча кайтарып бирергә тиеш булачак.

Матбугат очрашуында товарларны маркировкалау буенча да сөйләштеләр. Мәгълүм булганча, халыкны сыйфатсыз товарлар сатып алудан саклар өчен, Татарстанда аерым бер төр продукцияне маркировкалый башладылар. Быел дарулар, тәмәке, аяк киемнәренә махсус тамга салына башлады. 1 октябрьдән әлеге исемлеккә хушбуй һәм ислемайлар, машина тәгәрмәчләре һәм фототоварлар да кертелде. Марина Трофимова аңлатуынча,  һәр кулланучы «Честный знак» мобиль кушымтасы аша QR-код ярдәмендә теге яки бу товар турында барлык мәгълүматны белә ала.

Роспотребнадзор белгечләре әлеге махсус тамганың сугылу-сугылмавын һәрдаим контрольдә тота. Соңгы айда гына аяк киемнәрен маркировкалау буенча 45 тикшерү уздырганнар. «Шопоголик», «Смешные цены», «Планета одежды и обуви» кебек кибетләрдән, маркировка булмау сәбәпле, 700 000 сумлык 700 пар аяк киеме сатудан алынган. Сатучылар административ җәзага тартылачак, ди.

Әлеге маркировка заводта җитештерүче тарафыннан ук куела. Шул рәвешле товар кибет киштәсенә килеп җиткәнче катгый контрольдә тотыла. Әгәр кулланучы товарда маркировка күрмәсә, бу хакта сатучыга әйтергә тиеш. Ул үз гаебен танырга теләмәгән очракта, Роспотребнадзор идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Маркировкалау товарларның бәяләренә ничек йогынты ясый?

– Штрих-кодларны кертү товар бәяләренә турыдан-туры йогынты ясамый, – ди Марина Трофимова. – Мәсәлән, бер пар аяк кимен маркировкалау 10 тиенгә төште.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова әйтүенчә, социаль әһәмияткә ия булган товарларны лабораториядә тикшерү өчен өстәмә акча бүлеп бирелгән.

– Без ел башында сөт, икмәк-күмәч, ит ризыкларын тикшерә башлагач, даими рәвештә хокук бозу очракларына тап булдык. Мәсәлән, республиканың сөт ризыклары җитештерүче һәм аларны кибетләр челтәрләренә илтүче эре оешманың кулланучыларны алдавы ачыкланды. Әлеге оешма сатып алучыларга 3,2 процентлы сөт урынына 2,5 процентлыны тәкъдим иткән булып чыкты. Һәм, кисәтүгә карамастан, бу күренеш даими рәвештә күзәтелде. Мондый хокук бозуларны башка төр ризыкларга карата да куллануы билгеле булды. Шуннан соң республика хөкүмәте әлеге продукцияне бөтен Татарстан буенча тикшерергә мөмкинлек бирде. Шулай итеп, без бу төр продукцияне Казанда гына түгел, төрле район һәм шәһәрләрдәге кибетләрдән дә карадык, – диде Розалия Арсланова.

Шул рәвешле дәүләт заказлары буенча кертелүче көн саен кулланыла торган 400 төрдәге (ипи-күмәч, сөт, ярмалар, он, ашлык, көнбагыш мае, балык) продукция тикшерелгән. Шуларның 20 процентының таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Аеруча сөт (бигрәк тә эремчек), ит консервлары, макарон, ярмалар стандартларга туры килмәгән. Бәхеткә, ипи-күмәч ризыкларында бернинди дә хилафлыклар ачыкланмаган.

Бу тәртип бозу очраклары турында җитештерүчеләргә һәм кибет хуҗаларына хәбәр ителде. Без инде аларны бетерү турында хатлар да ала башладык. Бу мәсьәләдә эш дәвам итә әле. Ел ахырына кадәр 700 төрдән артыграк продукция тикшереләчәк, – диде җитәкче.

Сабак алучылар да бар. Шуңа күрә мондый төр хилафлыклар көннән-көн азрак очрый башлаган. Мәсәлән, ел башында сөт ризыкларының 45 проценты стандартларга туры килмәсә, бүген бу күрсәткеч 25–27 процентка кадәр төшкән.

Розалия Арсланова да пандемия чорында халыктан кергән шикаятьләрнең артуын әйтте. Быел Дәүләт алкоголь инспекциясе 17 мең мөрәҗәгать кабул иткән.

Роспотребнадзор идарәсенә кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең 63 проценты хезмәт күрсәтүгә бәйле булса, калганы товар сыйфатына кагыла, ди Марина Трофимова.

– Теге яки бу хезмәттән файдаланганда, яки товар сатып алганда, кешеләр игътибарлырак булсын иде, – дип киңәш бирә ул. – Икенче ел рәттән кешеләрнең юридик хезмәт күрсәтү, дөресрәге, күрсәтмәүгә бәйле күңелсезлекләргә очравы күзәтелә. Күпләр, үзләре дә башкарып чыга алырдай эшләрне юристларга кушып, бик нык ялгыша һәм алдана. Соңгы вакытта халык «Авангард», «Меридиан», «Империал» җәмгыятьләре, «Казан юридик ярдәм күрсәтү үзәге»ннән зыян күрде. Бу оешмаларга карата гына да 200ләп тирәсе административ эш ачылды. Шулай ук Казанның Чуйков урамы, 54в йортта урнашкан «Казан» автосалонында алданган кешеләр саны октябрь аенда гына да 28гә җитте.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү