Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга башка дин кешеләре белән никахлашуны тыюга карата мөнәсәбәтен җиткерде

Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарның башка дин кешеләре белән никахларын тыю турындагы нәтиҗәгә килгәннән соң, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Татарстан Диния нәзарәтенең моңа мөнәсәбәтен аңлатты.

Камил хәзрәтнең әлеге тыюга мөнәсәсбәте турында инстаграмда бер язылучы сораган: «Бу гасырлар дәвамында милләтара һәм конфессияара тынычлык булган республикадагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясамыймы?» —  диелә сорауда.

«Безнең РФ Диния нәзарәтенә мөнәсәбәтебез юк. Шуңа күрә аларның нәтиҗәләре Татарстан Республикасындагы мөнәсәбәтләргә берничек тә йогынты ясамый», — дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.


Фикер өстәү