Шәһәрдән авылга кайткан фермер: «Авылда яхшы яшәргә дә, акча эшләргә дә мөмкинлекләр бар»

Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче Самат Вәлиуллин шау-шулы, ыгы-зыгылы шәһәрне калдырып, гаиләсе белән авылга кайтып төпләнгән. «Эше дә, мәшәкате дә күп, ләкин барыбер авылда рәхәт», – ди ул. Вәлиуллиннар гаиләсе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Яшь фермер» программасында катнашып, 3 млн сум күләмендә акча алуга да ирешкән. Ашлык үстерергә җирен юнәлткәннәр, анда эшләргә техникасын, терлекләр өчен сарайларын булдырганнар.
– Мин тумышым белән шушы авылдан. Моңа кадәр дә әти-әни янына авылга кайтып йөри идем, – ди Самат Вәлиуллин. – Армиягә кадәр колхозда тракторда, комбайнда эшләдем. Хезмәт итеп кайткач та бераз йөрдем әле. Аннан соң акча эшләргә дип, Себергә киттем. Берничә ел элек Түбән Кама шәһәренә кайтып төпләндек. Ләкин шушы еллар эчендә авыл барыбер үзенә тартып торды. 2017 елда хатыным белән киңәшләштек тә, үзебезгә эш ачып җибәрергә булдык. Ул вакытта хатынымның әтисе дә фермерлык белән шөгыльләнә иде. Терлекчелек белән ныклап торып кызыксына башлавымда аның да роле зур.
Вәлиуллиннарның бүген 35 гектар җире, 60 башка якын үгезе бар.
– Авылдашлардан пай җирләрен сатып алдык. Аларда күпьеллык үләннәр үстерәбез. Колхоздан калган бензин сала торган пункт бар. Ул бик искергән, ташландык хәлдә иде. Бер ел эчендә шуны чистартып, коймалар белән әйләндереп алдык, ферма төзедек. Шуннан соң симменталь токымлы мөгезле эре яшь терлекләр, трактор, аңа кирәкле җайланмалар сатып алдык, – ди фермер.
Аның әйтүенчә, авылда эше дә, мәшәкате дә күбрәк. Ләкин бервакытта да шәһәрдән күченеп кайтуларына үкенгәннәре булмаган.
– Малчылыкта буш вакыт була алмый. Анда гел тырышырга кирәк. Ләкин без үз эшебезне яратып башкарабыз. Үзебез, балалар өчен дип эшлибез. Ике улыбыз бар. Олысы медицина институтында, кечкенәсе 4 нче сыйныфта укый, – ди ул.
Вәлиуллиннар авылдашларына эш урыннары да булдырган. Әлеге вакытта фермер хуҗалыгында өч кеше хезмәт куя. Дөрес, авырлыклар да бар. Мәсәлән, ит сату белән мәшәкатьләр килеп туа икән:
– Итне теләгән җиргә сатып булмый. Безнең ише фермерлар малларын чалу цехында гына эшкәртергә тиеш бит. Ләкин бер ел инде районда ул эшләми. Авылда берничә фермер без. Бәлки, киләчәктә берләшеп, үзебез дә чалу цехы ачып җибәрербез әле. Шулай булгач, мондый авырлыкларны гына ничек тә җиңеп чыгарбыз.
Моннан тыш, ул киләчәктә симертү өчен мөгезле эре терлекләрне арттырырга һәм нәселле таналар үрчетеп сатуны киңәйтергә дә уйлый.
– Мин шәһәрне авылга алыштыруыма үкенмим. Беренчедән, монда туып үскән кеше буларак, ул миңа якын. Икенчедән, хәзер халык авылда да шәһәрдәге кебек яши. Бөтен уңайлыклар бар. Юллар яхшы, каралган. Үз эшеңне башларга да куркырга кирәкми, теләк һәм тырышлык булса, максатка ирешергә мөмкин. Авылда яхшы яшәргә дә, акча эшләргә дә мөмкин, – диде әңгәмәдәшебез.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү