Соңгы ике ай эчендә 17,8 меңнән артыграк штраф суд приставларына мәҗбүри түләтүгә җибәрелгән. Бу штрафлар Россия КоАП 6,3 статьясы (Халыкның санитария-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә закон бозу) һәм КоАП 20.6.1 статьясы (Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда яки килеп туу куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү) таләпләрен санга сукмаган өчен салынган.
Физик затлар һәм оешмаларның штрафларны озак вакыт дәвамында түләмәүләре сәбәпле штраф документлары Татарстан суд приставларына мәҗбүри түләтүгә тапшырылган. Штрафлар битлек-пирчәткәләр кимичә йөргән өчен, оешмаларда хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәүне оештырмаган, дезинфекцияләү чаралары булдырмаган өчен салынган.
Суд приставлары гамәлдәге режимны бозучылардан барлыгы 8,2 миллион сумнан артыграк күләмдә акча түләтергә тиеш.