Сыйныф җитәкчеләренә ярдәмне барлык  укытучылар да алачак

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Министрлар Кабинеты укытучыларга ярдәмне киңәйтте – сыйныф җитәкчелеге өчен түләүне хәзер бөтен ил  мәктәпләре педагоглары алачак, дип хәбәр итә Хөкүмәт матбугат хезмәте.

– Сыйныф җитәкчелеге өчен түләүне барлык Россия мәктәпләре педагоглары да алачак. Бу хакта карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады,  – диелә хәбәрдә.

Сыйныф җитәкчеләренә бирелә торган  өстәмә 5 мең сум федераль башкарма хакимият органнары, ягъни Мәдәният, Транспорт, Гадәттән тыш хәлләр  һәм башка министрлыклар  карамагындагы мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләргә исәпләнәчәк.

Билгеле булганча, федераль бюджеттан ай саен түләнә торган пособие 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчесе булып эшләүче  укытучыларга түләнә башлады. Татарстанда 23 мең 787 сыйныф җитәкчесе эшли. Быел республикага  федераль казнадан 619,4 млн сум бүлеп бирелгән, 2021 елдан башлап бу сумма 1 млрд 858,2 млн сумны тәшкил итәчәк.

Республика бюджетыннан исә аена бер сыйныф өчен 550 сум һәм һәр укучы өчен 80 сум түләнә. Моңа кадәр республикада сыйныф җитәкчелеге өчен уртача өстәмә түләү аена 2046 сум (авыл мәктәбендә 1311 сум, шәһәр мәктәбендә 2508 сум) иде. Хәзер бу сумма 7046 сум (авыл мәктәпләрендә – 6311, шәһәр мәктәбендә 7508 сум).

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү