Блогер  әниләр балалар, мөнәсәбәтләр һәм матбугат турында сөйләде: «Баланы таптым да, үсәр әле дип кенә карарга ярамый»

Ике Айгөл, ике блогер әни. Күптән түгел «ВТ»га кунакка җырчы, Татарстанның атказанган артисты Айгөл БАРИЕВА һәм татар блогеры, 3 бала анасы Айгөл ТИМЕРБУЛАТОВА килгән иде. Алар белән без әниләр һәм бәбиләр, гаилә, балалар тәрбиясе, хатынкыз бәхете, татар матбугаты турында фикер алыштык.

БАЛАЛАР ҺӘМ ТӘРБИЯ ТУРЫНДА

Айгөл Бариева: Гаиләдә үзем генә үскәч, бер генә бала белән чикләнмәячәкмен дип максат куйган идем. Кызым да, улым да булсын дип хыялландым. Икесен дә татып карыйсы килде, ничек икән ул малай әнисе булу, ә кыз үстерү ничек икән, дия идем. Аллаһка шөкер, бер-бер артлы кызлы да, уллы да булдым. Алар – бер-берсенә иптәш. Аларның үз серләре бар.

Айгөл Тимербулатова: Беркайчан да күпбалалы әни булырмын дип уйламый идем. Ике кыз тапкач, тагын берне алып кайтырга хыялландым. Өч кыз әнисе буласым килде! Үзем дә иркәләнергә бик яратам һәм балаларны да иркәләргә ярата торган кешемен. Иртәннән үк кызларыма: «Син шундый матур, син минем өчен иң яхшысы», – дим, назлыйм, кочам. Каенанам карап тора-тора да: «Без нишләп соң болай үстермәдек икән балаларны?» – дип шакката. Без әти авторитет булган гаиләдә үстек. Әмма ягымлы сүзен жәлләми иде ул. Беркайчан кычкырып та, сүгеп тә дәшкәне булмады. Балаларны үзара бүлешергә өйрәтеп үстерәм. Хәер, алар үзләре дә моны яхшы аңлый. Берәр кәнфит сорап килсәләр дә, үзләре өчен генә алмыйлар.

Айгөл БАРИЕВА: Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, әле тагын бер бала да табар идем! Күпбалалы гаиләләргә сокланам, андыйларны хөрмәт итәм. Тик таптым да, үсәр әле дип кенә карарга ярамый. Һәр ата-ананың максаты – баласына дөрес тәрбия бирү. Кечкенәдән аларны мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк дип саныйм. Мине әти-әнием шулай тәрбияләде. Мин ялгызым, 19 яшемдә ятим калгач та, югалып калмадым, мөстәкыйльлеккә өйрәнгән идем. Үзебезнең балаларга да шуны сеңдерәм. Сиңа кирәк икән – шалтырат, сөйләш, эшлә, бар, сайла. Минем принцип шундый. Мин, бәлки, кырыс әнидер, туры сүзле. Кайвакыт үземне сүгәм дә, балаларны азрак иркәләргә дә, назларга да кирәктер. Әмма минем балалар моңа өйрәнгән инде (көлә). Үзем мәхәббәтле гаиләдә үстем. Әти-әниемнең мәхәббәтен әле дә тоеп яшим.

ИДЕАЛЬ ТОРМЫШ ИПТӘШЕ ТУРЫНДА

Айгөл ТИМЕРБУЛАТОВА: Ой, уйлыйм да, андый хыялларым булдымы икән дип, аптырам куям! Әти кебек булырга тиештер инде ул. Ирем белән үземнең хәзерге мөнәсәбәтләребезгә карыйм да әти белән әнине искә төшереп куям. Без дә нәкъ алар кебек икән! Әти аз сүзле, ирем дә. Әти юмарт, кызыбрак китә торган гадәте бар. Ирем дә шундый. Әкияттәге принц турында хыялланмадым бугай мин.

Айгөл БАРИЕВА: Мин дә хыялланмадым. Безнең аңа вакыт та булмады кебек. Аралашып йөргән егетләр булды анысы. Яхшы кеше күрсәм, шундук гашыйк була идем (көлә)! Әни мәрхүмәкәем, ялгыз кала күрмәсен инде дип борчыла иде. Мине кияүгә бирергә шундый теләде инде ул! «Әни, вакыты җитсә, чыгачакмын», – дип кенә җаваплый идем. Шулай булды да. Өч көн эчендә кияүгә чыгып, Себергә чыгып та киттем. 23 яшьтә кияүгә чыктым, 23 ел торабыз.

ГАИЛӘДӘ ХАТЫНКЫЗНЫҢ РОЛЕ ТУРЫНДА

Айгөл БАРИЕВА: Ничек кенә тыпырчынсам да, безнең гаиләдә соңгы сүзне әтиебез әйтә. Ул безнең бер әйтә, берәгәйле әйтә. Шуның белән шул! Балаларга да башта: «Әтиеңнән сора, ул ничек дип әйтер», – дим. Әмма барыбер дә әтиебез: «Әниең нәрсә диде соң?» – дип, минем якка авыша (көлә). Безнең гаиләдә шунысы да бар әле: борчуыңны, әйтәсе сүзеңне үзеңдә йөрткәнче, әйтеп кал. Үзеңдә генә йөртмә! Иремә дә, балаларга да шулай дим.

Айгөл ТИМЕРБУЛАТОВА: Хатын-кыз хәзер үзе дә күп белергә омтыла. Аннан, җәмгыять тә аңа зур таләпләр куя бит. Син матур да, һәрвакыт яхшы кәефле дә бул, күп укы да, эшне дә алып бар, гаиләне дә тәэмин ит, тәрбия дә бир, иреңә әйбәт хатын була бел. Хатын-кызның төрлесе бар бит. Кемдер өйдә утырырга ярата, гаиләсен тәрбияли. Кемгәдер бу гына җитми, аның эшкә дә чыгасы килә. Хатын-кызларга үзләре теләгәнчә  яшәргә дә ирек бирсеннәр иде.

ТАТАР МАТБУГАТЫ ТУРЫНДА

Айгөл ТИМЕРБУЛАТОВА: Мин – укытучы баласы. Без газеталарны күпләп ала идек. Кечкенәдән газета-журналлар укып үстек. Балаларым тугач, алар өчен татарча журналлар алдыра башладым. Авылга кайткач, әни яздырган газеталарны карап чыга идем. «Ватаным Татарстан»га килгәндә, миңа аның киң аудиториягә эшләве ошый. Монда аш-су, лайфхаклар яратучылар өчен аерым бит, сәясәт белән кызыксынганнарга аерым тема бар. Әни файдалы мәгълүматларны кисеп, ябыштырып, саклап бара. Үзем яшь әни һәм телевизор карамый торган кеше буларак, законга бәйле үзгәрешләрне сезнең газета аша белеп барам. Мәсәлән, пособиеләргә бәйле үзгәрешләр, башка төр түләүләр. Артистлар тормышы турында язмалар да ошый. Минемчә, матбугат хәзер замана белән алга атларга тиеш. Ютуб-канал ачу, башка форматлар табу кирәк. Миңа ләчтит сатып утыру ошамаган кебек, газеталардагы «сары» темалар да ошамый. Газета – мәгълүмати, әдәби, зәвыклы булырга тиеш. Газетаны телефон алмаштыра алмый. «Нигә мин газетага моңа кадәр язылмаган булганмын икән?» – дип тә уйлаган чакларым булды. Аның бәясе – бер тапкыр кафеда ашап чыгу бәясе инде. Ә шул хакка шулкадәр күп һәм бай мәгълүматка ия буласың.

Айгөл БАРИЕВА: Газета алдыру безнең гаиләдә электән килгән традиция иде. Әти-әниләр аны төпләмә итеп саклый иде. Балаларым газета укымый. Ирем дә сирәк укый инде хәзер. Мин укыйм, чөнки миңа ул телемне шомарту өчен дә, мәгълүматлы булу өчен дә кирәк. Безгә татар теле укытучыбыз язманы кычкырып укырга куша иде. Шулай гына мәгълүмат сиңа сеңәчәк. Газеталарны әле дә шул кагыйдәгә таянып укыйм. «Ватаным Татарстан» төрле булуы белән ошый. Теләсә кайсы аудиториягә монда мәгълүмат бар. Миңа чын кешеләрнең язмышлары ошый. «Йолдызлар» белән генә чикләнмичә, гади һәм матур кешеләрнең тарихларын уку кызыклы. Алардан бик күп нәрсәгә өйрәнәм. Замана алга таба атлый. Бар нәрсә дә матди якка килеп тоташа инде. Әмма киләчәктә, мөмкинлегегез булып, газетаны төслерәк итеп булмасмы. Якты төсләр игътибарны җәлеп итә. Аннан, җитди язма белән җиңелрәк темаларны чиратлаштырып бару кирәк. Гомумән әйткәндә, газета-журналлар бетмәсен иде. Кәгазь тотып укуны бернинди онлайн да алмаштыра алмый ул.

 

Әңгәмәдәш Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү