Пульмонолог Илдар Зиннәтуллин: «2 яшькә кадәрге сабыйлар өчен пневмония бик куркыныч»

Ел саен 12 ноябрьдә – Бөтендөнья пневмониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Узып баручы елны, гомумән, пневмониягә каршы көрәш елы булды дисәк тә, арттыру булмас. Соңгы ярты елда бу чир шул дәрәҗәдә телдән төшмәде, хәтта кайчак дөньяда башка бер авыру да калмаган кебек тоела башлады. Пневмония дигән афәттән ничек сакланырга? Республика балалар клиник хастаханәсе табибы, пульмонолог Илдар Зиннәтуллин белән шул хакта сөйләштек.

– Илдар Рөстәмович, коронавирус вакытында күзәтелгән пневмония безгә билгеле булган гади үпкә ялкынсынудан нәрсә белән аерыла?

– Коронавирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы кан тамырларын зарарлый. Гади пневмония вакытында исә үпкә тукымасы (альвеола) зыян күрә. Ковид вакытында үпкәнең ике ягы да зарарланса, бактериаль (гади) пневмония вакытында бер як үпкәдә генә үзгәреш күзәтелә. Билгеле булганча, аларны дәвалау алымнары да аерыла. Бактериаль үпкә ялкынсынуы очрагында, нигездә, антибиотиклар кулланыла. Коронавирус вакытындагы пневмонияне дәвалау исә ялкынсынуга, вирусларга каршы препаратлар, кан сыеклата торган (антикоагулянт) һ.б. чараларга нигезләнә.

– Пневмония аеруча кемнәр өчен куркыныч?

– Шикәр чире, симерү, йөрәк авырулары, бронхиаль астма кебек чирләрдән интеккән өлкәннәр өчен ул аеруча зур куркыныч тудыра. Андый чирләр күбрәк булган саен куркынычрак. Ике яшькә кадәрге балалар да – хәвеф төркемендә.

– Балалар пневмонияне җиңелрәк кичерә, диләр…

– Ике яшькә кадәрге балалар бактериаль пневмонияне авыррак кичерә ала. Яшүсмерләр дә үпкә ялкынсынуны авыр уздыра. Әмма бала зуррак булган саен пневмонияне җиңелрәк кичерә. Балалар коронавирусны да җиңелрәк уздыра. Күп кенә сабыйларда ул гап-гади ОРВИ кебек кенә үтеп китә. Ни өчен дигәндә, өлкәннәрдән аермалы буларак, балаларда хәлне тагын да катлауландыручы башка җитди авырулар булмый.

– Балалардагы үпкә ялкынсыну күбрәк ни сәбәпле пәйда була?

– Еш салкын тиеп авыру, талчыгу, организмга витаминнар җитмәү, начар туклану… Болар бар да үпкә ялкынсынуга сәбәп була ала. Организмга чир кузгатучы микроорганизм да эләккән  булырга мөмкин.

– Күпләр пневмонияне сарымсак, лимон ашауга нигезләнгән халык медицинасы ярдәмендә җиңмәкче була…

Үпкә ялкынсынуга сәбәп була алган ОРВИны кисәтү өчен файдалы алар. Әмма балада пневмония барлыгы ачыкланганнан соң ата-ана антибиотиклар урынына, сабыйны халык медицинасына гына таянып дәваларга алына икән, бу – зур хата. Үпкә ялкынсынуга бармак аша карау, аны вакытында дәваламау бик аянычлы нәтиҗәләргә, хәтта үлемгә үк китерергә мөмкин. Бәхеткә, әлегә кадәр андый ата-ананы очратканым булмады. Бүген ата-аналар күбрәк ОРВИның беренче билгеләре күренүгә үк: «Пневмония түгелме икән?» – дип пошаманга төшә.

– Үпкә ялкынсынуны булдырмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

– Моның өчен, иң беренче чиратта, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, организмны вакытында ял иттерергә кирәк. Вакцина ясату да файдалы. Туклану да игътибардан читтә калмасын. Баланың рационын бигрәк тә күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Анда яшелчә, җиләк-җимеш, бал, чикләвекләр, ит, балык, май, боткалар –  кыскасы, файдалы ризыкларның барысы да булсын. Организмны С, D, В витаминнары, цинк, селен кебек микроэлементлар белән тукландырып торырга кирәк. Д витаминына аеруча басым ясарга киңәш итәм. ОРВИга каршы көрәштә аңа тиңнәр юк.

Динә Гыйләҗиева


Фикер өстәү