Татарстанда «ВИЧка тест: Экспедиция 2020» акциясе башланды

Татарстанның 5 шәһәрендә 11 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр ВИЧ-инфекциягә тест тапшырырга мөмкин булачак. Республика ел саен уздырыла торган илкүләм «ВИЧка тест: Экспедиция 2020» бушлай аноним тест үткәрү акциясендә каташучы 45нче төбәк булачак. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Әлмәттә, Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм Түбән Камада яшәүчеләрнең 15 минут дәвамында тикшерү узу, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау ысулларын белү, шулай ук консультация алу мөмкинлеге бар. Акциянең максаты – халыкны тест узуга өндәү, ВИЧ инфекциягә дучар булган кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү. Акция 16 ноябрьдә Казанда тәмамланачак.


Фикер өстәү