Туй алды фотосессиясе вакытында кияү белән кәләш батып үлгән

Һиндстанда «Титаник» фильмына охшатып фотосессия ясарга уйлаган яшьләр туйлары алдыннан батып үлгәннәр. Бу хакта Kaumudi Online җирле басмасына сылтама белән Риа Новости хәбәр итте.

Фаҗига Кавери елгасында булган. 28 яшьлек егет белән 20 яшьлек кыз гаилә әгъзалары белән балыкчылар көймәсендә фотога төшәргә елга башланган урынга барырга чыккан булганнар. Шунда алар Кэйт Уинслет белән Леонардо Ди Каприо уйнаган «Титаник» фильмыннан бер өлешне дә кабатларга уйлаганнар. Су агымы көчле булганлыктан ишкәкче идарәне югалткан һәм көймә әйләнгән.

Кияү белән кәләш туганнар күз алдында батып үлгәннәр. Туйлары 22 ноябрьгә билгеләнгән булган. Җирле полиция хәзер әлеге фаҗига буенча тикшерү эшләре башлап җибәргән.


Фикер өстәү